Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирүгә каршы


"Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирүне хуплыйсызмы?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

"Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирүне хуплыйсызмы?"

Казанда күренекле татар шәхесләренең исемнәре читкә тибәрелгәндә шәһәр үзәгендәге Эсперанто урамына Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеме бирелергә мөмкин.

Татарстандагы мәгълүмат чаралары 3 июль көнне Казанда филармония янындагы бакчада Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка истәлек билгесе куелачак дип хәбәр итә. Шулай ук Татарстандагы казакъларның милли-мәдәни мохтарияте әлеге бакча янындагы Эсперанто урамына да Назарбаев исеме кушарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Бу хәбәр казаннарның, бигрәк тә, Эсперанто урамында яшәүче күпләрнең күңелләренә хуш килмәде. "Вечерняя Казань" газеты оештырган фикер белешүдә тавыш бирүчеләрнең 85%ы әлеге урамга Назарбаев исемен бирүгә каршы. Шулай ук интернетта да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин һәм казакъ җәмгыяте башлыгы Сәгыйт Джаксыбаевка язылган Эсперанто исемен саклап калыйк дигән петицияне имзалыйлар.

"Без Татарстанда яңа төзелә торган шәһәрчекләр – Иннополис йә булмаса Смарт-Ситидагы урамнарның берсенә Нурсолтан Абишевич исеме бирелсә әйбәтрәк булыр иде дип уйлыйбыз", диелә бу петициядә.

Азатлык Джаксыбаевка Эсперанто урамына ни өчен Назарбаев исемен бирү тәкъдиме белән чыктыгыз дигән сорауны юллады.

Сәгыйт Джаксыбаев
Сәгыйт Джаксыбаев

"Татарстан һәм Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек көчәя. Безнең казаклар җәмгыяте дә Казанда 25 ел эшләп килә. Урамга исем бирү кардәш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуда Нурсолтан Назарбаев куйган хезмәткә хөрмәт һәм хезмәттәшлеккә этәргеч булып торачак.

Казакъстанда КАМАЗ заводы ачылды, сез моның КАМАЗ өчен нәрсә икәнен беләсезме? Нефть һәм химия сәнәгатендә дә, боралак ширкәте белән дә элемтәләр бик тыгыз. Әлеге икътисади хезмәттәшлек, иң кимендә, кешене эшле, акчалы итә", диде Джаксыбаев.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда 1500 Казакъстан ватандашы яши, аның эченнән 500ләбе Казанда көн күрә. Аның эченә Татарстанга укырга килгән студентлар һәм Казакъстанда туып-үскән башка милләт кешеләре дә бар.

Назарбаев үзенең исемен Казандагы урамга бирергә теләүләре турында беләме-белмиме, бу хакта Татарстанның казакълар башлыгы бихәбәр. "Казакъстандагы мәгълүмат чаралары бу хакта язды инде", ди Джаксыбаев.

Әлегә исем бирү-бирмәү мәсьәләсендә Казан хакимияте дәшми. Кайбер мәгълүмат чаралары Казанның топонимика комиссиясе бу тәкъдимне Казан думасына юллаган инде дип яза.

Топонимика комиссиясе нигезләмәсендә исем биргәндә "милли тарихны, мәдәниятне һәм Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган атамалар өстенлектә", диелгән. Әлеге документта атама "кагыйдә буларак стабиль һәм тотрыклы булырга тиеш", "исем алыштыру күп чыгымнар сорый" дигән юллар да бар.

Татар җәмәгатьчелеге, милләтпәрвәрләр Казан урамнарына яңа исемнәр бирелгәндә татарның күренекле шәхесләрнең исемнәре читкә тибәрелүгә, кеше белми торган читтәге кечкенә тыкырыклар аталуга ризасызлык белдереп килә.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов элек кемгәдер игътибар җитмәгән дип Назарбаевка начарлык эшләп булмый бит инде дип белдерә. Халыклар дуслыгы йорты Эсперанто урамына урнашкан, казакълар автономиясе дә әлеге дуслык йортының бер бүлеге.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

"Назарбаев очрагы – уңай әйбер. Теге юлы кемгәдер бирелми килган икән, бу – кимчелек. Назарбаевка шундый яхшы вариант тапканнар икән, бу – бик яхшы күренеш дип уйлыйм. Мин үзем Татарстанда, Русиядә яшәүче кеше буларак, аның эшенең нәтиҗәләрен, Татарстан белән мөнәсбәтләрен бик югары бәялим, чөнки үз халкын да бик нык кайгырта, безнең аралар да елдан-ел ныгый бара. Бу яхшы күренеш. Кайчандыр кемгәдер игътибар җитмәгән икән, бу очракта Назарбаевка да начар булсын дип эшләп булмый бит инде", ди Шәрипов.

Казакъстанда һәркем, һәр оешма Назарбаевка "якын" булырга тырыша. Назарбаев исемен куллану уңыш билгесе санала мөгаен. Күп кенә банк, ширкәт, клуб исемнәре "нур" сүзенә башлана. Алар ике меңләп.

Дөньяда Назарбаевка карашлар бер төрле генә түгел. Политолог Диләрәм Аркин фикеренчә, Назарбаевның шәхес культы хәзер Казакъстаннан читтә дә тарала башлады. Бу хакта Википедиядә язылган.

2010 елның июнендә Үрдүн башкаласы Аммандагы урамга Назарбаев исеме бирелгән иде, 2012 елның октябрь аенда Төркиянең Кыршехирендәге урам да бу исемне йөртә башлады. Чечняда да Назарбаев исемендәге урам һәм лицей бар. Алматыдагы президент паркында, Кыргызстанның Чолпан-Ата шәһәрендә Назарбаевка һәйкәл, Астана, Украина һәм Анкарада аның барельефлары куелган.

New York Times газетының About.com сайты Назарбаевны 2013 елның Азиядәге иң начар диктаторлар исемлегенә кертте. 2014 елда Франциянең җинаятьчелекне өйрәнү геополитик үзәге Назарбаевны "Елның иң яхшы диктаторы" номинациясендә 100 евро белән бүләкләде.

2004 елда Transparency International коррупциягә баткан 146 ил арасында Казакъстанга 122нче урынны биргән иде. Аннан соң Назарбаев коррупциягә каршы "изге сугыш" игълан итте һәм дәүләттә, җәмгыятьтә "коррупциягә каршы 10 чара күрергә" фәрман бирде. Әмма бу хәл бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде, 2013 ел ахырында Transparency International версиясе буенча, Казакъстан 140-нче урынга тәгәрәде, дип яза Википедия.

1990 елдан бирле Казакъстанга җитәкчелек итүче Назарбаев быел 26 апрельдә яңадан президент булып сайлангач дәүләт органнарында коррупцияне бетерү өчен "авыр реформалар" кирәк булачак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG