Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясавиевнең күлмәген ерткан депутат җавапка тартылмаячак


КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев
КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев

Полиция Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншинга җинаять эше ачудан баш тартты.

Полиция Казан федераль университетының социология кафедрасы галиме Искәндәр Ясәвиевнең шикаятен кире какты. Бу хакта аның адвокаты Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов белдерде.

23 июнь көнне галим Казансу елгасы буендагы инвалидлар, бала арбалы әти-әниләр һәм өлкәннәр өчен җайланмаган баскычларны фотога төшереп йөрүе Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншинның күңеленә хуш килмәгән. Ясәвиевнең депутатның машинасын да фотога төшерүеннән соң Җиһаншин аның күлмәген ерткан.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 26 июнь көнне Искәндәр Ясәвиевне, вак хулиганлыкта гаепләп, тәртип бозган өчен 600 сум түләргә дигән карар чыгарды.

Җиһаншин өч тапкыр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана. Хәзер ул Дәүләт шурасында канунилык һәм тәртип комитеты әгъзасы да.

XS
SM
MD
LG