Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга билгеләнгән яңа митрополитка төрле тарафлар өметләр баглый


Татарстанда православ диннең яңа башлыгы, митрополит Феофан
Татарстанда православ диннең яңа башлыгы, митрополит Феофан

Казандагы рус мәдәнияте җәмгыяте, Сембердәге татарлар, дини һәм дөньяви дин белгечләре Казан епархиясендәге җитәкченең алмашынуы, аннан нәрсә көтүе турында фикерләрен бүлеште.

19 июлдә Татарстанда православларның гадәти якшәмбе гыйбадәтен яңа билгеләнгән митрополит Феофан үткәрәчәк. Атна ахырында аның республикага килеп эшкә керешүе көтелә.

Казан епархиясенә яңа җитәкченең билгеләнүе, ә элекке митрополит Анастасийның Сембергә күчерелүе турында 13 июль көнне Петербурда булган Рус православ чиркәвенең тормышын билгели торган Синод утырышыннан соң билгеле булды.

Җәмәгатьчелек арасында ни өчен 25 елдан артык Казан епархиясе башлыгы булган митрополит Анастасийның Сембердәге җитәкче белән алмашынуы һәм Татарстандагы җитәкченең аның урынына билгеләнүе сораулар тудырды. Шулай ук яңа җитәкчеләрнең яңа урында нинди сәясәт үткәрү, мөселманнарга һәм православ тормышка мөмкин тәэсире хакында да уйланучылар шактый. "Азатлык" радиосы белдерелгән фикерләрне туплады.

Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов Донбаска да ярдәм җыйган иде
Татарстандагы рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов Донбаска да ярдәм җыйган иде

​Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов әйткәнчә, Татарстанга православларның яңа башлыгы билгеләнүен җирле урыс җәмәгатьчелеге шатланып каршы алды.

“Митрополит Феофан бик принципиаль кеше дип беләм, күпләр өчен бик үк җайлы кеше түгел, аның төрле милләт, төрле дин кешеләре яши торган төбәктә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Аның килүе безнең өчен шатлыклы хәбәр, ә митрополит Анастасийның, соңгы вакытта басылган гаепләүләрдән соң, үзенең вазифадан китүен көткән идем.

Яңа митрополит белән Татарстанда православие үзенә лаеклы урынны алачак, православ һәм мөселман гыйбадәтханәләрнең саны тигезләшер, йөзләрчә ярым җимерек чиркәүләр торгызылыр дип өмет итәбез”, диде Азатлыкка Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов.

​Аның әйтүенә караганда, элекке митрополит Анастасий белән җирле рус оешмасының аралары начар булган. Узган ел активистлар Татарстандагы православ дин башлыгының чиркәү кануннарын бозу-бозмауны ачыклау таләбен куйганннан соң, "аралар бөтенләй суынды", диде Щеглов.

Шуңа да яңа митрополит килгәннән соң, рус оешмасы активистлары Феофан җирле хакимиятләр белән килешеп эшләсә дә, барыбер мәктәпләргә "Православ дин нигезләре" дәресләрен кертүгә ирешер, дип көтә. Моны булдыра алмаган өчен җирле активистлар митрополит Анастасийны тәнкыйть утына тота.

Шулай ук рус оешмасы башлыгы яңа митрополит Феофан белән уртак эш алып барырга, мәнфәгатьләрне активрак якларга мөмкин, булыр дип уйлый.

Дин белгече, Милли стратегия институты белгече Рәис Сөләйманов Татарстандагы иң югары православ җитәкченең алмашынуын күптән көтелгән вакыйга дип атый. Матбугатка биргән аңлатмаларында ул моны Казан семинариясендәге "җенси яктан эзәрлекләү" турындагы җәнҗаллар белән бәйле булырга мөмкин дип ишарәли.

Элегрәк диакон Андрей Кураев Казан семинариясендә диндә тыелган һомосексуал мөнәсәбәтләр корыла, семинариядә укучыларга җенси яктан басым бара, дип язып чыгып тавыш куптарган иде.

Рәис Сөләйманов: "Рус православ чиркәүнең боларны рәсми танымавы аркасында, Анастасий ата, эштән азат ителми, бары башка төбәккә күчерелә" дип белдерә. Ул шулай ук яңа митрополитның Татарстан епархиясендә тәртип урнаштыруына өметләнүен дә әйтте.

Рәсми караш

Анастасий ата Татарстанны чит ил кунакларына толерант төбәк дип күрсәтүчеләрнең берсе иде. Рәсемдә: Митрополит Анастасий Төркия премьер-министры Рәҗеп Тайип Эрдоган һәм башка рәсми кешеләр белән очраша.
Анастасий ата Татарстанны чит ил кунакларына толерант төбәк дип күрсәтүчеләрнең берсе иде. Рәсемдә: Митрополит Анастасий Төркия премьер-министры Рәҗеп Тайип Эрдоган һәм башка рәсми кешеләр белән очраша.

​Рус православ чиркәвеннән ни өчен Татарстан һәм Сембер митрополитларының урыннары белән алмашынуына рәсми аңлатма алып булмады.

Казан епархиясенең интернет сәхифәдә басылган рәсми хәбәрдә дә, күчерелү сәбәпләре аңлатылмый, әмма Анастасий атаның Татарстанда православияне үстерү юнәлешендә алып барган зур эш, чиркләүләрнең торгызылуы, мөселман дөньясы белән конструктив диалог оештыру, төбәктә тынычлык урнаштыруга Югары Синод тарафыннан рәхмәтләр белдерелүе әйтелә.

Яңа билгеләнгән митрополит ниндирәк җитәкче һәм мөселманнарга аннан нәрсә көтәргә? Сембер митрополиясе матбугат хезмәте вәкиле Елена Гончарова мәгълүмат агентылыкларына: "Метрополит Феофан беренче чиратта динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр коруда зур тәҗрибә туплаган җитәкче, шуның өчен ул Татарстанга билгеләнде", диде.

Сембердәге татар милли мәдәни мохтарияте башлыгы Рәмис Сафин митрополитны уңай яктан искә ала.

Ульяновскида булган "Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәмендә, 25 елдан артык бергә яшәгән төрле милләт вәкилләре белән бергә Сафиннар гаиләсе дә губернатор С.Морозов һәм митрополит Феофан кулыннан бүләк алды
Ульяновскида булган "Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык" бәйрәмендә, 25 елдан артык бергә яшәгән төрле милләт вәкилләре белән бергә Сафиннар гаиләсе дә губернатор С.Морозов һәм митрополит Феофан кулыннан бүләк алды

“Митрополит Феофанның Сембергә килүенә бер ел да үтмәгән иде, шулай тиз арада аның Татарстанга күчерелүенә без дә гәҗәпләндек. Митрополит белән шәхсән аралашырга насыйп булмады.

Аны очрашуларда, мәҗлесләрдә күргәндә, аның аеруча оештыру һәм ораторлык сәләтенә игътибар иткән идем. Ул үтемле чыгышлар ясау ягыннан патриарх Кириллдан да калышмый иде шикелле. Митрополит безнең өлкә мөфтие белән дә аралашып яшәде. Төрле милләт вәкилләре җыелган очрашуда ислам динен үрнәк итеп китерде, мөселманнарга карашы якшы икән, дигән тәэсир калган иде. Аны начар дип әйтмәс идем”, диде Рәмис Сафин.

Аның сүзләренчә, митрополит Феофан заманында да, аңарчы да Ульян өлкәсендә мөселманнар, татарлар иркен яшәде, дини мәнфәгатьләрен үтәргә җирле хакимиятләр шартлар тудырып торды. Мәчетләр саны белән Сембер ягы Татарстан һәм Башкорстаннан гына калыша, ди Сафин.

Тәҗрибәле җитәкче

Митрополит Феофанның тәрҗемәи хәленә күз салсак, аның чыннан да бик тәҗрибәле җитәкче, дин тыелган совет заманында һәм чит илләрдә эшләвен күрәбез.

Феофан ата 1977 елдап башлап 2000 елга кадәр араларда Израил, Узәк һәм Көньяк Америка, Африка һәм Якын Көнчыгышта рус православ диненең рәсми вәкиле буларак хезмәт итеп кайткан. Шулай ук аның Рус православ чиркәүнең Тышкы мөнәсәбәтләр бүлегендә, хазерге патриах Кирилл белән бер чорда эшләве билгеле.

Татарстанга кадәр митпрополит Феофан Магадан, Ставрополь һәм Владикавказ якларында, Чиләбе, Сембер өлкәләрендә православ диненең башлыгы була.

XS
SM
MD
LG