Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Быел да Кытайның Синҗан өлкәсендә яшәгән уйгырлар өчен Рамазан иң авыр айларның берсе булды. Ураза тоту тыелды, Кашгарда уйгырлар хәмер бәйрәмендә катнашырга мәҗбүр ителде.

Быел Рамазан аена берничә көн кала Синҗан өлкәсе полициясенә "Рамазан якынлаша" исемле документ тапшылды, дип язды Ирекле Азия радиосының уйгыр редакциясе. Анда шикле күренгән мөселман гаиләләрен күзәтү астына алырга кушылган иде. Полиция авыл хуҗалыгы өчен тимер-томыр җитештерелгән урыннарда корал ясамыйлармы, мәчетләрдә тыелган дини китаплар укымыйлармы дип тикшереп чыгарга тиеш иде.

Уйгырлар тоткан кибетләрдә Рамазан аенда хәмер һәм тәмәке сату кимесә, кибет хуҗаларына штраф яный. Рестораннар ачык булып хәмер сатарга тиеш. Болай да басым астында яшәгән уйгырларның тормышы Рамазан аенда аеруча катлаулана.

Бөтен бу хәбәрләр дөньяга Бөтендөнья уйгыр конгрессы вәкилләре аша чыга. Көнчыгыш Төркестанда яшәүче уйгырларга берничек тә шалтыратып, алар белән элемтәгә кереп булмый. Үз хәлләрен сөйләр өчен алар үзләре шалтырата, дип сөйләде Азатлыкка Уйгыр конгрессы рәисе урынбасары Сәет Түмтүрк.

Бөтендөнья Уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыр һәм аның ярдәмчесе Сәет Түмтүрк

Бөтендөнья Уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыр һәм аның ярдәмчесе Сәет Түмтүрк

"20 июнь көнне Кашгар каласының үзәк мәйданында Кытай хакимияте аракы саткан мәҗлес оештырып анда ураза тоткан яшьләргә, төрле яшьтәге уйгырларга чыгарга кушкан. Мөселманнар уразаны яшереп тота, күпләр тота да алмый. Дәүләт оешмаларында эшләүче уйгырларның ашаганын карап торалар. 20 июнь көнне Кашгарда уйгырлар белән полиция арасында бәрелешләр чыгып кешеләрнең яраланганын беләбез. Яраланган бер кеше 28 июньдә үлде дип хәбәр иттеләр безгә. Көнчыгыш Төркестаннан хәбәрләрне алар үзләре безнең белән элемтәгә чыккач кына белә алабыз. Безнең алар белән сөйләшү омтылышы алар өчен яңа золым, яңа басымга әйләнә", диде Сәет Түмтүрк.

Бу атнада Кытайдан качкан йөздән артык уйгырны Таиланд кире кайтарды. Кытай аларның Якын Көнчыгышка җиһадка китәргә дип юлга чыгуларын хәбәр итте. Рәсми "Синһуа" мәгълүмат агентлыгы 109 уйгыр "Төркия, Сүрия яки Гыйракка җиһадка киткән иде" дип белдерде.

Бу айда Төркия Таиландта бер елдан артык качаклар лагерында яшәгән йөздән артык уйгырны сыендырды. Аларның күбесе хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр һәм балалар иде. Моның өчен Кытай "Төркиянең Көньяк Азия илләрендәге дипломатлары канунсыз рәвештә кешеләрне илдән илгә күчерә" дигән белдерү ясады.

Синҗан өлкәсе полициясенә рөхсәтсез җыелган һәм шикле күренгән уйгырларга ут ачу рөхсәте бирелгән. Быел Кумул шәһәренендә бергә урамда басып торган сигез уйгыр егетенә ут ачылган.

109 уйгыр качагын кире Кытайга кайтару карары чыккан көнне ачу белдергән кешеләр Истанбулдагы Таиланд консуллыгының ишекләрен ватты

109 уйгыр качагын кире Кытайга кайтару карары чыккан көнне ачу белдергән кешеләр Истанбулдагы Таиланд консуллыгының ишекләрен ватты

"Кытай уйгырларны радикал чараларга этәреп бөтен дөньяга аларны террорчылар итеп күрсәтә. Кытай хакимиятләре "уйгыр әл-Каидәсе", "уйгыр Талибаны" дигән ялган тарата. Төрмәгә ябылган уйгырларның туганнары белән очрашу мөмкинеге юк, алар янына адвокатларны кертмиләр", дип сөйләде Сәет Түмтүрк.

Таиландтан кире Кытайга кайтарылган 109 уйгыр качагының 20се хатын-кыз.

"Шундый кискен белдерү ясаганына караганда, Кытай хакимиятләре аларның язмышын хәл иткән инде. Аларны төрмәдә газаплаулар һәм зур ихтимал белән үлем җәзасы көтә", диде Уйгыр конгрессының вице-президенты Өмер Канат.

67 уйгыр качагы Таиландта калды, аларның язмышы әлегә билгесез. Кытайдан күрше илләргә иң күп уйгыр 2013 һәм 2014 елларда качты. Кытай ватандашлары булган уйгырлар быел чик буе ныгытылганнан бирле читкә чыга алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG