Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Кытай хакимиятләре Пекин университеты профессоры Илһам Тоһтине сепаратизмда гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте.

Пекин Минзу университетының икътисад профессоры Илһам Тоһти гыйнвар аенда ук кулга алынган иде. Хакимиятләр аны үзенең Uyghur Online блогында сепаратизмга чакырган мәкаләләр бастыруда гаепләде. Сәхифә 2006 елда ачылып мәхкәмә карары белән 2008 елда ябылды, әмма 44 яшьлек профессор Синҗанда булып яткан хәлләр турында дөньяга мәгълүмат бирүне дәвам итте.

Илһам Тоһти хакимиятләрнең террор гамәлләреннән соң гаепсез уйгырларны кулга алып төрмәгә ябуларын, үзе туган Синҗан өлкәсендә уйгырларның басым астында яшәвен, дин һәм мәдәнияткә булган һөҗүм турында белдереп килде.

Өремче каласында 17 сентябрь башланып кичә тәмамланган мәхкәмәгә чит дәүләтләр илчелекләре, журналистлар кертелмәде. Тоһти кимендә 12 ел хезмәт шарты белән гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

2009 елның 5 июлендә Өремчедә булган канлы вакыйгалардан соң да Тоһтине өеннән алып киткәннәр. АКШ президенты Барак Обама администрацияcе һәм халыкара хокук яклау оешмаларының Пекинга басым ясавыннан соң гына Тоһти һәм тагын ике Кытай хокук яклаучысы 23 август иреккә чыгарылды. Ул вакытта биргән әңгәмәләрендә профессор хакимиятләрне тәнкыйтьләүне туктатырга кисәтү алганын сөйләде. Хакимиятләр аның вә гаиләсенең беркайчан да Кытайдан китә алмаячагы турында да кисәткән булган. Быел гыйнвар аенда Тоһтине кулга алырга килгәндә аның өендә тентү булган, бөтен компьютер һәм китаплары алып кителгән.

Хокук яклаучылар уйгыр зыялылары арасында абруе булган һәм һәрвакыт Пекин белән уйгырлар арасындагы каршылыкларны сөйләшүләр юлы белән чишергә тәкъдим итеп килгән Илһам Тоһтинең кулга алынуы Синҗанда болай да киеренке булган вазгыятьне тагын да катлаулындарачак, дип саный. АКШ һәм Европа Берлеге Кытайны Тоһтине азат итәргә чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG