Бүген Казанның «Татнефть-арена»да cу спорты дөнья беренчелегенең ябылу тантанасы узачак. Анда Русия премьер-министры Дмитрий Медведев катнашачак.
Тамашаның нечкәлекләре, гадәттәгечә, сер итеп саклана. Ябылыш тантанасын "Kazan-Arena" экранында туры эфирда күрергә була.
Киләсе беренчелек 2017 елны Маҗарстанда узачак.