Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольдә имам Замирбәк Мәхмүтов атып үтерелде


Степновский районы Иргаклы авылы имамы Замирбәк Мәхмүтов күрше районда кунакта булганда атып үтерелгән.

Ставрополь краендагы Иргаклы авылы имамы Замирбәк Мәхмүтов күрше Нефтекум районында Кара-Түбә авылында булганда атып үтерелгән дигән хәбәрне крайның Диния нәзарәте дә раслады. Бу фаҗигале хәл бүген иртәнге 4тә булган. Билгесез кешеләр имамга ут ачып качкан. Тикшерүдән соң имамга ике ядрә эләккәне хәбәр ителде. Кеше үтерү һәм канунсыз коралга ия булуны тикшерү өчен җинаять эше ачылган.

Кара-Түбә авылына край министры Александр Коробейников һәм Ставрополь мөфтие Мөхәммәт Хаҗи Рәхимов килде.

"Замирбәк бик дини кеше иде. Ул райондагы дини һәм спорт чараларын да, өмә һәм Корьән уку бәйгеләрен дә – берсен дә калдырмый иде", дип сөйләде мәрхүм турында Ставрополь мөфтие.

Һәлак булган имамның шулай ук сәләтле мөгаллим булганы да искә алынды. Мөфти Замирбәк Мәхмүтовның үлемен зур югалту дип атады һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Соңгы тапкыр Төньяк Кавказда дин әһеле узган елның августында үтерелгән иде. Төньяк Осетиядә Владикавказ мәчете имамы 36 яшьлек Рәсүл Гамзатов атып үтерелде. Аны үтерүчеләр әле дә табылмады.

XS
SM
MD
LG