Accessibility links

Кайнар хәбәр

Могҗизалар иле турында 10 кызыклы факт


Тим Бертонның 2010 елда чыккан “Алиса могҗизалар илендә” фильмы постеры
Тим Бертонның 2010 елда чыккан “Алиса могҗизалар илендә” фильмы постеры

Дөньяда иң танылган әкиятләрнең берсе – “Алиса могҗизалар илендә” быел 150 еллыгын билгели. Һаман укылган һәм даими рәвештә яңа экранизацияләре булган бу әсәрне инглизләр генә түгел, бар дөнья якын итә. Азатлык шушы әкият турында 10 кызыклы факт тәкъдим итә.

"Син таба алган бөтен файдалы нәрсәләрне җый. Ваемсызлык белән наданлыктан тыш", дип әйтә Чешир мәчесе. Ул, әсәрдәге башка геройлар кебек үк, беренче карашка тиле булып күренә. Тик китапны игътибар белән укыганда, башта абсурд һәм тилелек булып күренгән сүзләр, вакыйгалар, персонажларның шактый мәгънәле һәм, хәтта, фәлсәфи булуы ачыклана.

1865 елда Льюис Кэрролл исеме белән билгеле инглиз галиме, математик һәм фәлсәфәче Чарльз Доджсон “Алиса могҗизалар илендә” дигән әсәр бастыра. 150 ел эчендә ул йөзләгән телдә дистәләрчә миллион тираж белән басылып чыга. Аның буенча дистәләгән фильм, мультфильм төшерелә. Әкиятнең структурасы һәм сөйләм манерасы, персонажлары һәм әйткән фикерләре, юморы һәм хыял дәрәҗәсе белән мәдәнияткә һәм әдәбиятка әйтеп бетергесез зур тәэсир ясый.

Дисней мультфильмыннан күренеш
Дисней мультфильмыннан күренеш

"Алиса могҗизалар илендә" – абсурд жанрында языла. Беренче карашка тилелек булып тоелган сюжетта чынбарлыкта күпсанлы математик, лингвистик, фәлсәфи шаяртулар, башваткычлар һәм аллюзияләр яшеренгән.

Әсәргә 150 ел тулуны Казан федераль университеты да билгеләргә булды. Ул студентлар өчен бәйге оештыра. Анда әсәрдән өзекне тәрҗемә итәргә, рәсем ясарга, әсәр стилистикасына нигезләнеп хикәя язарга тәкъдим ителә. Бәйге оештыручылары әкиятнең актуальлеген югалтмавын, киресенчә, постмодернизм заманы өчен бик кызыклы булуын ассызыклый.

Сүз уңаеннан, әкиятнең татар теленә тәрҗемәсе барлыгы турында без мәглүмат таба алмадык. Мөгаен, ул юктыр. Актуальлеген югалтмаган бу әкиятне татар теленә тәрҗемә итүче табылыр дигән өметтә калабыз. Шуңа карамастан, Дисней төшергән мультфильмның татар теленә тәрҗемәсе бар.

Азатлык радиосы әкиятнең 150 еллыгы уңаеннан аның турында 10 кызыклы факт туплады.

1. Инглиз телле илләрдә Кэрролл әкияте телгә алу буенча өченче урында. Беренче урында – Тәүрат булса, икенче урынны Уильям Шекспир әсәрләре били.

2. “Алиса могҗизалар илендә” әкияте Льюис Кэрроллның Алиса Лидделл исемле кызга сөйләгән хикәяләрдән барлыкка килә. Беренче кулъязма копиясен ул нәкъ дус кызына бүләк итә. Әсәр, әлбәттә, аңа багышланган. Әкияттәге Додо кош исә – Льюис Кэрролл үзе.

3. Әкияткә беренче рәсемнәрне Льюис Кэрролл үзе ясаган. Тик барлык басмалар арасында иң уңышлы булып Джон Тенниел рәсемнәре санала. Алар викториан Англиянең рухын саклый. Әкиятнең иң беренче копиясе хәзерге вакытта Британ китапханәсендә саклана.

2010 елгы фильмнан Чешир мәчесе
2010 елгы фильмнан Чешир мәчесе

4. Әкиятнең беренче версиясендә Чешир мәчесе юк. Аның барлыкка килүе, мөгаен, “чешир мәчесе кебек елмая” дигән ул вакытта популяр булган гыйбарәгә бәйле. Ничек кенә булмасын, бу персонаж укучыларның иң яратканнарның берсе булып тора. Аеруча Тим Бертонның фильмы чыгуыннан соң.

5. “Алиса могҗизалар илендә” китабы башта бөтенләй диярлек кызыксыну уятмаган. Бары тик “Алиса көзгеләр илендә” дигән дәвамы гына Льюис Кэрроллга танылу китергән. Шуннан соң беренче китапны да яратып укый башлаганнар.

6. 1931 елда китап Кытайда тыела, чөнки җирле канун нигезендә “хайваннар һәм әйберләрнең кеше сөйләмен кулланырга хакы юк”. Китап барлыгы 200ләп телгә тәрҗемә ителгән.

2010 елгы фильмнан күренеш
2010 елгы фильмнан күренеш

7. Тиле эшләпәче Англиядә беркемне дә гаҗәпләндермәгән. Ул вакытларда Англиядә эшләпәләр осталары агулы һәм зарар матдәләрне еш кулланган һәм чыннан да, еш кына акылларыннан язган. Инглиз телендә хәтта “mad as a hatter”, ягъни “эшләпәче кебек тиле” дигән гыйбарә бар.

8. Әкият барышында Йоклый торган тычкан еш кына чәйнек эчендә булган. Викториан Англиядә чыннан да балалар йорт хайваннары итеп тычканнарны тоткан. Һәм аларны – үлән һәм печән тутырылган иске чәйнекләрдә асраганнар.

Джон Тенниел рәсеме
Джон Тенниел рәсеме

9. Китап нигезендә кимендә ике психик авыруга исем бирелгән. Алиса могҗизалар илендә синдромы (AWS) белән авыручылар аларның тән әгъзалары зурлыгын үзгәртә дигән хис кичерәләр. Алиса кебек синдром (AWLS) белән авыручылар исә тирә-яктагы әйберләрнең пропорцияләрен ялгыш таныйлар.

10. Әсәрне экраннарга чыгару эше һаман дәвам итә. 2010 елда дөнья күргән Тим Бертонның “Алиса могҗизалар илендә” фильмы 1 миллиард доллардан артык акча җыйган. 2016 елда аның дәвамы, “Алиса көзгеләр илендә” фильмы көтелә. Бу – әкиятнең актуальлеге һәм аның белән кызыксыну сүнмәве күрсәткече.

XS
SM
MD
LG