Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:51

Таҗик милләтле имам Чистайда татар телен үстерә


Чистайдагы Әнәс мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкер Газизов таҗик милләтеннән булса да, акцентсыз татарча вәгазьләр сөйли. "Фикерләвем дә татар телендә", ди ул. Мәчеткә йөрүче әби-бабайлар ярдәме белән өч айда татарчаны өйрәнә. Азатлык хәбәрчесе әлеге хәзрәт белән танышып кайтты.

Әбүбәкер хәзрәт Газизовка бүген 42 яшь, 22 елдан артык Чистайда яши, дини тормыш алып бара. Чыгышы белән Таҗикстанның Курган Түбә шәһәреннән. Дини гаиләдән, бабалары мулла була, Әбүбәкер хәзрәт тә шул юлны сайлый, ислам динен яшьтән өйрәнә. 1990 елда үз илендә мәктәпне тәмамлагач, дини уку йортын бетерә. Үз теләге белән совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, Мәскәүгә китә. 1993 елда аны Русия башкаласындагы мөселман яшьләре үзәгеннән махсус юллама белән Татарстанга җибәрәләр. Әбүбәкер Газизов белдергәнчә, әлеге үзәк ул вакытта Русия төбәкләренә дини укытучыларны әзерләү эшен башкара. Анда Мөхәммәт хәзрәт Сәлахетдинов исемле татар була, нәкъ менә ул аны Татарстанга юнәлтә. Русия мөфтиләр шурасы барлыкка килгәч, мөселман яшьләре үзәге бетә.

Әбүбәкер хәзрәт Чистайда иң элек мәдрәсәдә, аннан үзәк мәчеттә мөәзин, мөгаллим булып эшли. Татарстанга килгәч тә белемнәрен арттыруын дәвам иттерә. Ислам кабул итүнең меңъеллыгы исемендәге мәдрәсәдә, Русия ислам университетында укый. 2009 елда Әнәс мәчете ачылгач, аны имам-хатыйб итеп билгелиләр. Монда ул Гүзәлия исемле татар кызы белән таныша һәм 1997 елда аның белән тормыш корып җибәрәләр. Бүген бергәләп, үзе әйткәнчә, милләтне үстерәләр, хатыны белән өч татар баласы тәрбиялиләр.

Милләт дигәндә Әбүбәкер хәзрәт үз милләтен түгел, татарларны күз алдына китерә икән. Үзен ул татар дип хис итә, хәтта уйлау, фикерләүнең дә татарча баруын әйтә.

“Татарстанга күчкән вакытта татар телен белми дә идем. Акрынлап милләтне яраттым. Татар теле бик җиңел. Авыр диюче кешеләргә мин бик гаҗәпләнәм. Мисал өчен, анда фарсыдагы кебек авыр конструкцияләр, зат алмашлыклары юк. Урыс, гарәп телләре – авыр. Тик татар теле андыйлардан түгел. Ул бик җиңел, йомшак, татлы”, ди Әбүбәкер Газизов.

Әнәс мәчете өч катлы. Мең кешене сыйдырырлык, ди имам. Көнчыгыш һәм Европа стандартлары буенча төзелгән, төзелештә төрле милләт вәкилләре катнашкан. Тик дизайнын, бизәлешен татар егетләре эшләгән.

Футбол, теннис, кул көрәше кебек спорт ярышлары оештыру да мәчет өчен гадәти күренеш икән. Хәтта президент дәрәҗәсендәге уеннар да узган. Мисал өчен, кул көрәше турниры шундыйлардан. Русиянең төрле төбәкләреннән (Ульяновски, Башкортстан, Чуашстан, Волгоград, Чиләбе, Сарытау) ике йөздән артык кеше әлеге ярышларда катнашу теләге белән Чистайга килә. Әлеге турнирның оештыручысы – мәчетне төзетүче, Чистайдан татар эшкуары, хәйрияче – Тәлгать Әхмәтҗанов.

“Күзәтәм, мәчеткә йөрүче өлкәннәр дә тел, милләт темалары турында бик еш фикер алыша. Милли проблемалар борчый аларны. Мәчетләрдә дә телне саклап калыр өчен хезмәт куелырга тиеш. Беренче чиратта вәгазь татарча булу мөһим. Иң элек татар телендә булса, соңрак татарча белмәгәннәр өчен биш-ун минут русча сөйләү кирәк дип уйлыйм”, ди Әбүбәкер хәзрәт Газизов. Гомумән, ул Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә вәгазьне татар телендә сөйләү яклы. Хәзрәт шул рәвешле татар теле сакланачак һәм буыннан-буынга күчеп, үсеп барачак дигән фикердә.

Әнәс мәчетенең Вконтакте челтәрендә төркеме бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG