Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада ике шартлауда кимендә 97 кеше һәлак булган


Төркия башкаласы Анкарада шартлаулар оештырылган җирдән шимбә тынычлык маршы үтәргә тиеш булган. Шартлауда 400дән артык кеше яраланган.

Анкарада үзәк тимер юл вокзалыннан ерак булмаган җирдә ике шартлауда кимендә 97 кеше һәлак булган, 400дән артык кеше яраланган. Күпләрнең хәле авыр дип хәбәр ителә.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы шартлауда һәлак булганнар рухына илдә өч көнлек матәм игълан итте. Бу хакта Hurriyet басмасы белдерә. "Бу нинди дә булса бер төркемгә, йә булмаса, сәяси оешмага түгел, ә безнең илебезгә һөҗүм. Төркия утлы боҗра эчендә диде", ди Давытоглы.

Төркия хакимияте шартлауны интихарчы оештырган дип белдерә һәм террор гамәли дип бәяли.

Шартлаулар урныннан бүген сул фиркаләр оештырган "Хезмәт, тынычлык, демократия" дип аталган тынычлык маршы үтәргә тиеш булган. Алар илнең иминлек көчләре һәм көрд сугышчылары арасында барган хәрби низагны туктату таләбе белән чыгарга җыенган. Шартлау җирле вакыт белән иртәнге 10 тирәсендә бер-бер артлы булган. Бу вакыкта тынычлык маршында катнашучылар җыела башлаган.

Июль ахырында Төркия хәрби һава көчләренең һөҗүм очкычлары Төркиядә тыелган илнең көньяк-көнчыгышындагы Көрдстан эшчеләр фиркасе сугышчыларын утка тота башлады. Бу хәлдән соң Көрдстан эшчеләр фиркасе Анкара белән ике ел дәвам иткән килешүнең бетүен белдерде. Төркия хакимиятләре Көрдстан эшчеләр фиркасен сепаратизмда гаепли.

6 сентябрьдә илнең көнчыгышындагы Хаккари вилятендә көрд сугышчылары һөҗүмендә 16 төркияле хәрби һәлак булды. 8 сентябрьдә Төркиянең көньягында автобус шартлатылды, 14 полиция хезмәткәре һәлак булды. Автобуска бомбаны көрд сугышчылары куйган булырга мөмкин дип белдерелде. 9 сентябрьдә Төркия Гыйрактагы көрдләргә каршы операция башлады.

XS
SM
MD
LG