Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислямов: тентүләр блокаданы туктатмаячак


Ленур Ислямов чик буенда
Ленур Ислямов чик буенда

ATR телевидениесе каналы хуҗасы, Кырым чигендә блокаданы оештыручы Ленур Ислямов тентүләргә карамастан, "көрәш дәвам итәчәк", дип белдерде.

ATR телевидение каналы хуҗасы, эшкуар Ленур Ислямовның Акмәчет һәм Мәскәүдәге өйләрендә, шулай ук бертуган сеңлесендә 2 ноябрь көнне тентү булды. Тикшерүчеләр шулай ук канал мөдире урынбасары Лилия Буджурова өенә килде. ФСБ Буджурованың компьютеры һәм кесә телефонын алып киткән, дип хәбәр итте Мәҗлес вәкиле Заир Смедляев.

Ленур Ислямов 20 сентябрьдән бирле Кырым белән Украина чик буенда барган икътисади блокада тентүләрдән соң да дәвам итәчәк, дип белдерде.

"Безне тентүләр белән дә, башка әйберләр белән дә куркытып булмаячак, үз вакытында монда яшәгән әби-бабаларыбызны куркытып булмаган кебек. Без дә киләчәктә монда яшәячәкбез, мәгънәсез чаралар бу", диде Ислямов "Крым.Реалии" сәхифәсенә.

ФСБның Кырым бүлеге хәбәр итүенчә, тентүләр һәм тикшерүләр Ислямовка каршы ачылган җинаять эше белән бәйле. 2 ноябрь көнне Русиянең Үзәк банкы Ислямовның "Джаст Банк"ының лицензиясе бетерелүе турында хәбәр итте. Ислямов - Русия ватандашы, аның бизнесының зур өлеше Русиядә иде.

20 сентябрьдән бирле Украинадан Кырымга илткән өч юл йөк машиналары өчен ябык. Блокаданың максаты - Украинадан азык-төлек кертмәү. Оештыручылар Украина һәм Русиягә куелган таләпләр үтәлми торып чик буеннан китмәячәген белдерә.

XS
SM
MD
LG