Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:28

Казанда урыс маршында "Татарлар – урыс дөньясының бер өлеше" шигаре күтәрелде


4 ноябрь Казанның "Крылья Советов" паркында урыс маршы үтте. 15ләп кеше катнашкан чара митинг белән ачылды һәм парк буйлап йөреш белән тәмамланды. Марш "Наш родной язык – русский!" шигаре астында оештырылды.

Урыс маршы һәм митингында урыс телендә язылган "Урыслар булмаган Русия безгә кирәкми", "6 часов татарского и 3 часа русского в школах Татарстана – это нормально?", "Русские в Татарстане не хотят чувствовать себя как русские на Украине", "Татары – это часть русского мира" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Чараны, аны оештыручы, Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, урыс кешесендә бик зур эчке энергия булу аны башкалардан аерып тора.

"Безнең илебез Русия шул хәтлек зур һәм аның территориясе, иң беренче чиратта, урыс кешесенең характерын чагылдыра. Без үз кардәшләребезне, үз каһарманнарыбызны онытмаска тиешбез" диде ул.

"Мин бүген урыс маршы өчен бәлки дә яңа булган бер шигар күтәрдем", дип белдерде ул Тукай рәсеме, аның урыс телендәге шигыре һәм "Татары – это часть русского мира" дип язылган шигаргә ишарәләп.

"Без, татарларның урыс дөньясының бер өлеше булуын әйтәбез. Иван Грозныйның Казан сәфәреннән башлап, 90нчы елларда без бу хакта әйтмәдек, әмма хәзер татарлар үзләре дә, татарларның гомер гомергә урыс халкы белән бергә булуы турында әйтәләр. Бу – пафос түгел, бу – чыннан да шулай.

Шуны да әйтергә кирәк, Казанда 500 меңләп урыс яши. Һәм аларның туган телләре – урыс теле. Урыс теленең Русия дәүләтенең нигезен, аның бер ныгытмасын тәшкил итүен дә онытмаска кирәк", дип белдерде Щеглов.

Щеглов үз чыгышында бүген Казанда узган тәре йөрешендә катнашуын һәм Татарстан православ христианнарының яңа җитәкчесе Феофанның православлар өчен бик тырыш җитәкче булачагын да әйтеп үтте.

"Татарстанда җимерелгән хәлдә чиркәүләр бар. Аларга республика җитәкчеләре игътибар итми, әмма үзләренең гыйбәдәтханәләрен карап торалар. Татарстанның яңа метрополиты республика җитәкчеләренә бу хәлне яхшылап аңлатып бирәчәгенә ышанам", дип белдерде ул.

Урыс маршына Азнакайдан хәтле килгән Рөстәм Сәләхов митингта чыгыш ясап, үзен "татар милләтеннән булган урыс кешесе" дип танытты.

"Көнбатыш кешесе, Көнчыгыш кешесе бар. Һәм шулар кебек урыс кешесе бар. Мин менә бөтен Европаны йөреп чыктым, Европа илләрендә безнең барыбызны да урыс кешесе дип атыйлар. Анда татар, якут яисә башка милләттән дип аерып карамыйлар, дип Сәләхов сүзен алга таба Русиядәге авыр тормышка борды.

"Без Русиядә начар яшибез. Бу начар яшәү безнең начар эшләүдән түгел, ә безнең белән начар идарә итүдән килә. Бу авыр хәлдән чыгуның ике юлы бар. Миңнеханов йә түрәләрнең хезмәт хакларын республикадагы уртача хезмәт хакына калдыра, яисә репрессияләр кирәк булачак.

Беренче вариантны Путин безгә тәкъдим итте. Кем аңлады шул аңлады. Бүгенге көндә май фәрманнарының үтәлеше 25% та гына. 2012 елгы бу фәрманнар әлегә йомшак фәрманнар булды. Репрессияләрсез генә. Әгәр җәмгыятьтә түрәләрне репрессияләү булса, кеше хезмәт хакы өчен түгел, ә гаделлек идеясы өчен эшләячәк һәм шул вакытта коррупциягә урын булмаячак", дип белдерде ул.

Митингта тагын берничә чыгыш булса да , алары бик озынга сузылмады. Һәм шулай итеп чараның икенче өлеше – урыс маршы башланып китте.

"Русские, вперед!", "За русский мир, за русское единсво", "Татарлар, алга!", "Наша страна, наш порядок" дигән шигарләр кычкырып 15 кешелек төркем барабан тавышлары астында парк буйлап бер әйләнде дә шуның белән урыс маршы тәмамланып та куйды.

Читтән карап торган татар апалары бу галәмәткә үз ризасызлыкларын белдерсәләр дә, урыс маршы тәртип бозуларсыз, тыныч үтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG