Парижда полициягә ярдәмгә 1500 хәрби чыгарылды. Һава аланнары ябылмаячагы хәбәр ителде, әмма кайбер һава юллары ширкәтләре Парижга очышларын кичектерде. Эйфель манарасының утлары сүндерелде
Такси йөртүчеләр һөҗүмнәр булган урыннардан кешеләрне өйләренә бушка алып кайта
Кимендә 100 кеше һәлак булган клубка Франция президенты Франсуа Олланд килде. Тотыклар азат ителде. Һөҗүм иткән ике кеше үтерелде. Батаклан #Bataclan концертлар залында АКШның Калифорния штатыннан Eagles of Death Metal рок төркеме концерты бара иде. Олланд Антальяда иртәгә ачылачак "Зур-20" саммитына бармый. АКШ президенты Барак Обама һәм Европа Берлеге Франциягә ярдәм тәкъдим итте
Террор һөҗүмнәре Парижның җиде урынында булды. Шәһәр халкына өйләреннән чыкмаска кушылды.
Парижда Батаклан клубында һөҗүм итүче "Аллаһу әкбәр" дип кычкарган имеш. Полиция мәгълүматларына караганда, залда кимендә 100 кеше тотык итеп алынган, үлүчеләр бар
Стадион янындагы шартлауны интиһарчылар оештырган дип хәбәр итә шаһитлар. (AFP агентлыгы)
Һөҗүмнәр Париҗның берьюлы җиде урынында булган дип хәбәр ителә.
Франция президенты Франсуа Олланд илнең чикләрен ябу һәм гадәттән тыш хәл кертү турында игълан итте. Террорчыларны табып юк итүгә бар көчләр җәлеп ителә дип белдерде ул.