Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар һәм корея халыклары – бер рух адәмнәре"


"Татар һәм корея халыклары – бер рух адәмнәре"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

"Татар һәм корея халыклары – бер рух адәмнәре"

21 ноябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Көньяк Корея рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Чара Русия-Көньяк Корея дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 25 ел тулуга багышланды. Күргәзмәне караган сәнгать белгечләре татар һәм корея халыкларының бер-берсенә бик якын булуларын әйтеп үтте.

Күргәзмәдә Көньяк Корея рәссамнары Ли Енг Ран һәм Канг Имның Корея мәдәниятенең киң кырлылыгын күрергә мөмкин булган фәлсәфи рәсемнәре урын алды.

Чараны оештыручылардан Әлмирә Нәбиуллина сүзләренчә, күргәзмәдәге бу рәсемнәр төшерелгән кәгазь Кореяда үсә торган нык, әмма эластик булган агачтан ясала. Бу кәгазь алга таба махсус лак белән буяла һәм әлеге кәгазь махсус техника ярдәмендә энә белән тишелә һәм бу тишекләргә алтын порошок сибелә. Нәтиҗәдә кара төс җир төсе булса, алтын төс - ул җәмгыятьне чагылдырып тора.

Рәсемнәрнең күбесендә пәрәвез рәвешендәге челтәр өстендә кеше рәсеме сүрәтләнә. Бу кеше битлек кия һәм ул башка кешенең ролен башкара. Кеше шушы пәрәвез аша пәрәвезнең үзәгенә таба юл ала һәм ул үзенең һәр адымы белән пәрәвез җепләре аша җәмгыятькә үзенең барлыгын сиздерә.

Рәссам үз рәсемнәрендә җәмгыятьнең тулы бер организм булуын һәм һәрбер кешенең бу дөньяда бик хөрмәткә лаек икәнен әйтеп бирә. Рәсемдә иң беренче идея - кешене ярату, ди Әлмирә Нәбиуллина рәсемнәрнең мәгънәсе белән таныштырып.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шәһиева күргәзмәдәге Көньяк Корея рәссамнарының әсәрләрендә бер хәләттән икенче хәләткә күчүне шәйләү мөмкин ди.

"Рәсемнәрнең кайберләрендә Мисыр язмаларын хәтерләткән язмалар, Кореяның орнаменты сурәтләнә. Бу орнаментлар безнең татар читекләрендәге орнаментлар кебек. Бу орнаментлар ничек итеп безгә хәтлек килеп җиткән соң? Бу әлбәттә корея халкы белән татар халкы арасындагы туганлык җепләрен күрсәтеп тора. Бүген монда Кореяның музыкасы да яңгырады. Мин аны тыңлаганда елап утырдым. Чөнки аларның музыкасы безнең күңелебезгә шулкадәр хуш, шулкадәр якын килә. Чөнки без - бер цивилизация, бер рух адәмнәре. Шуңа күрә бу күргәзмә миңа бик тирән тәэсир итте", дип белдерде ул.

Күргәзмә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында быелның 28 ноябренә кадәр ачык булачак һәм теләгән һәр кеше күргәзмәдәге рәсемнәрне сатып та ала алачак.

XS
SM
MD
LG