Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерде


Янып җиргә төшүче Русия очкычы
Янып җиргә төшүче Русия очкычы

Төркия үз һава киңлегенә кергән очкычка 10 кисәтү ясаганын белдерә. Русия саклану министрлыгы очкычның Төркия һава киңлегенә керүен кире кага.

Төркия Сүрия белән чик буенда Русиянең SU 24 хәрби очкычының бәреп төшерелгәнен хәбәр итте. Хәрби штаб белдерүенчә, Хатай вилаяте Яйладагы өлкәсе өстендә очкан очкычка 10 мәртәбә кисәтү ясалган. Русия саклану министрлыгы очкычның Төркия ягына чыгуын кире кага.

"Очкыч Сүрия һава киңлегеннән чыкмады, бу очышларны контроль итүче җиһазларда да теркәлгән", диелгән Русия белдерүендә. Очучыларны эзлиләр, аларның очкычтан парашют белән сикереп котылганы хәбәр ителә.

20 ноябрь Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов Төркиянең тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды, аңа Русия һава көчләренең Сүрия белән Төркия чик буенда яшәүче төрекмән авылларын утка тотуына шелтә белдерелде. Октябрь аенда Русия очкычлары берничә тапкыр Төркия һава киңлекләренә кереп чыкты. Төркия шуннан соң аларны бәреп төшерәчәген белдергән иде.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Генераль штаб башлыгы Һулуси Акар һәм тышкы эшләр министры Фәридүн Синирлиоглу белән очрашты. Чик буенда булган бу хәл турында президент Рәҗәп Тайип Эрдоганга хәбәр ителде. 25 ноябрь Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Истанбулга барып Русия-Төркия стратегик планлаштыру төркеменең бишенче утырышында катнашуы каралган иде. Югары дәрәҗәдәге бу очрашулар террорга каршы көрәш планнарын барлау өчен оештырыла.

XS
SM
MD
LG