Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс теле үссен, тик татар исәбенә түгел"


Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар

27 ноябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасында узган түгәрәк өстәлдә урыс теле һәм әдәбияты укыту концепция өлгесен тикшерделәр. Утырышта Мәскәүдә эшләнеп яткан концепция Русиядә "икенче Украина" китереп чыгарырга мөмкин дигән фикерләр яңгырады.

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли эшләр комитетында узган түгәрәк өстәл утырышында урыс телен саклау, үстерү концепциясе кирәк, әмма чиле-пешле, ашык-пошык язылган документ дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителергә тиеш түгел дип тәнкыйть ителде. Русиядә урыс булмаган милләтләрнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Аның өлгесе компетентлы кешеләр тарафыннан язылмаган. Бу – бүген утырышта яңгыраган фикерләрнең кайберләре.

Путин укытучысына ышаныч белдерәләр

Түгәрәк өстәлдә республика депутатлары, хөкүмәт вәкилләре, Татарстан президенты ярдәмчесе, галимнәр, урыс теле укытучылары катнашты. Шулай ук бу җыенга Мәскәү, Петербур галимнәре килде, Башкортстан белән Чуашстаннан да вәкилләр чакырулы иде. Җыенның Казанда уздыруның инициаторлары – чынында федераль үзәк вәкилләре.

Төгәлрәк әйткәндә, бу сөйләшүне оештыруны сораучы – Русия президенты каршындагы урыс теле буенча шура әгъзасы Людмила Вербицкая. Ул кичә үк Казанга килгән булган, аңа татар балалар бакчасын, мәктәбен күрсәткәннәр. Вербицкая ханым җыелыш алдыннан журналистлар белән кыска гына аралашуда урыс теле һәм әдәбияты концепциясе белән тулысынча канәгать булмавын белдерде. Шул сәбәпле дә ул Татарстанга килүен, аралашырга теләвен аңлатты.

Азатлык хәбәрчесе Людмила Вербицкаядан урыс теле һәм әдәбияты концепциясендә милли мәктәпләр ни өчен исәпкә алынмаганын һәм бу ничегрәк хәл ителәчәге турында кызыксынды. Яңа проект гамәлгә керсә, республика мәктәпләре, балалар бакчаларыннан татар телен кысырыкланып чыгарылыр, урыс теле өстәмә милли телләр исәбенә укытылыр дигән куркыныч бар.

“Яңа концепция өлгесенең көчле яклары да бар. Мәсәлән, туган телләре урыс теле булган балаларга аны укыту турындагы өлеш яхшы язылган. Ә менә милли мәктәпләрдә урыс телен укыту проблемы исәпкә алынмаган. Сыек эшләнгән. Казандагы балалар бакчасында булдым. Күргәннәремә исем китте! Татар телен белмәүчеләргә дә татар теле өйрәтелә һәм бу дөрес тә, Татарстанда яшәгән кеше татар телен белергә тиеш. Татарча теле ачылганнары да урысча өйрәнә. Татарстанда камил урыс сөйләмен ишетүгә сөенәмен. Концепция әле өлге генә, без бер-беребезне ишетергә, тыныч кына сөйләшергә тиеш.

Милли телләр исәбенә укытылу куркынычы дигәннән, Владимир Путин урыс теле һәм милләтара проблемнар шуралары утырышында урыс теле кирәкле күләмдә өйрәнелергә һәм шул ук вакытта милли телләр дә яшәргә, үсәргә тиеш дип төп-төгәл әйтте”, диде безгә Людмила Вербицкая.

Әйтергә кирәк, Людмила Вербицкая – Петербурда Русия президенты Владимир Путинны укыткан мөгаллимә, аның абруе зур. Безнең белән аерым сөйләшкән түрәләр, депутатлар түгәрәк өстәл вакытында концепциягә карата әйтелгән тәнкыйть, эшлекле тәкъдимнәр исәпкә алыначак дигән ышаныч белдерде.

“Концепция милли республикаларга зыянлы”

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да бу концепция белән таныш, алар бу утырышка кадәр үк федераль үзәккә үз тәкъдимнәрен юллау өчен мөрәҗәгать әзерләгән. Әлегә ул юлланмаган.

Министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, урыс теле һәм әдәбиятын укыту концепциясен бу рәвешле кабул итү зыянлы, диде.

Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

“Бу концепция, һичшиксез, кирәк, әмма биредә безне борчуга салган урыннар бар. Өлгедә язылганча, белем бирү бары тик урыс телендә барырга тиеш. Бу Русия конституциясенә каршы килә, чөнки һәрбер кешенең туган телдә белем алу хокукы бар. Татарстанда милли мәктәпләр күп, башка милли республикаларда да шул ук хәл. Концепция кабул ителә икән, без татар телендә белем бирү хокукыннан мәхрүм булачакбыз. Безнең рәсми мөрәҗәгать федераль үзәккә юлланачак ”, диде ул.

Сүз уңаеннан, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бүгенге көндә мәктәпләрнең гомум саны – 1417. Моңа өстәп тагын 369 башлангыч һәм тугыз еллык мәктәпләр бар. Шушы исәптән 785 мәктәп татар телендә белем бирүче уку йортлары булып санала, 200е – урыс телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр. Республикада 98 чуаш, 29 удмурт, 20 мари, 4 мордва, 1 яһүди, 1 башкорт мәктәбе эшли.

Наданлыкмы, әллә махсус провокацияме?

Петербур шәһәреннән килгән галим, урыс теле һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе вәкиле Леонид Московкин түгәрәк өстәл вакытында "Концепция авторларының максаты нидә, алар кешеләрне махсус котыртырга телиме?" дип сорау куйды. Аның фикеренчә, урыс теле һәм әдәбияты укыту концепциясен язганда милли мәгариф системы да исәпкә алынырга тиеш.

Леонид Московин һәм галимә Людмила Дудова
Леонид Московин һәм галимә Людмила Дудова

“Бу өлге авторлары милли төбәкләрдә урыс теле тиешле дәрәҗәдә укытыларга тиеш, ди. Моны алар БДИ баллары бик түбән булуы белән аңлата. Әмма бу кайдан алып әйтелгән сүзләр? Мәктәпләрдә милли телдә белем бирелеп, БДИ күрсәткечләре начар дигән рәсми документ бармы? Булса ник җәмәгатьчелеккә күрсәтелми? Гомумән, Русиядә мәгариф системның төрле вазгыяте күзәтелә. Татарстанда ул бер, Башкортстан белән Чуашстанда – икенче, Тыва республикасында гомумән башкача. Шуңа күрә ничек барысына да бер концепция була ала? Хәтта бер мәктәп эчендә дә бер сыйныф гел урыс балаларыннан торырга мөмкин, икенчесе полиэтник сыйныф санала. Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге һәм унификацияләштерү – хата.

Бу рәвешле документ кабул итү гауга чыгарырга мөмкин. Милли мәгариф системын исәпкә алмау – зур ялгышлык. Милли мәгариф нигезендә дә урыс телен өйрәнү бар. Аны укыту түбән дәрәҗәдә булганның дәлилләре юк. Билингвизм булган җирдә урыс телен белү начар куелган дип әйтә алмыйбыз.

Безнең көч бер төсле фикерләүдә түгел, ә төрле булуда. Беренче тапкыр бу концепцияне укыгач, аны кем язды дигән сорау туды. Аны белемсез, әллә махсус провокация булдырырга теләүче кешеләр язганмы? Тик бу компетентсызлык безнең өчен бик кыйммәткә төшәргә мөмкин”, дип чыгыш ясады Леонид Московкин.

“Милли мәгарифкә ясин чыгармакчылар”

Федераль үзәк милли республикаларда урыс теле тиеш дәрәҗәдә өйрәнелми, бу илнең бөтенлегенә куркыныч яный дип тәкърарлаганда, татарстаннар моның киресен әйтә.

КФУ галимәсе Резедә Мөхәммәтшина, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов – бу концепция эшләнеше вакытында катнашкан шәхесләр. Алар сүзләренчә, күпме генә милли төбәкләр мәнфәгате исәпкә алынсын дип тәкъдимнәрен әйтмәсеннәр, аларны ишетүче булмаган, Татарстан тәкъдимнәре концепция өлгесенә кермәгән. Галимә фикеренчә, Русиядә патриотизм, Ватанны ярату турында сөйләгәндә федераль үзәктә аны тормышка ашыруга киртәләр тудырыла.

“Татарстан позициясен әйттек, Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин фикерләребез белән килешүен белдереп башын какса да, тәкъдимнәребезне исәпкә алучы булмады, өлгегә алар барыбер кертелмәде. Бары тик Людмила Вербицкая гына безне ишетте.

Резедә Мөхәммәтшина
Резедә Мөхәммәтшина

Мәскәүдә ике фикер әйтелә: аның берсе урыс теле үсеше турында, икенчесе – милли телләрнең сакланышы. Аларны аерым түгел, ә бергә карау мөһим. Урыс телен, мәдәниятен ярату, аның белән горурлану белән бергә туган телне, мәдәниятен дә онытмау, үстерү мөһим. Ничек менә боларның икесен берләштерергә? Концепция бу сорауга җавап бирми.

Концепциядәгечә барлык фәннәр урысчага күчсә, балалар бакчаларында бары тик урыс теленнән тест уздырылса, милли мәгарифкә ясин чыгарыла дигән сүз. Татарстанда тел, гореф-гадәтләр, буыннар чылбыры, гаилә кыйммәтләре буш сүз түгел, безгә алар кадерле. Туган телне белмәгән маңкортлар буыны тәрбияләнсә, бу кемгә файдага? Маргиналлар өчен кайда акча күп түлиләр – шул туган як. Кирәкме безгә мондый ватандашлар? Урыс теле һәм әдәбияты сәгатьләре күп булган саен кешедә русияле дигән хисне арттыра дип уйлау – ялгышлык.

Билгеле галимә Елизавета Хамраева Чечняга барганын сөйләде. Биредә барлык фәннәр, хәтта туган тел дә урысча укытыла, элмә такталары бер телдә генә ясалган. Бер уйлаганда, бу – әлеге концепциянең моделе. Әмма Хамраева Грозныйда булганда яшьләрнең урамда шатланып биегәнен, җырлаганын күргәнен сөйли. Сөенеч сәбәбе – Русия такымының футбол чемпионатыннан төшеп калуы, җиңелүе икәнен аңлатканнар. Патриотизм үскәнме? Юк. Урысча күбрәк укыткан саен киресе булырга мөмкин”, дип чыгыш ясады галимә.

“Концепция Русия конституциясенә дә, кануннарга да каршы килә”

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, концепцияне язучылар Русиянең төп кануннарын белми, диде.

“Мин – мәктәптә 11 сыйныфны да барлык фәннәрне дә татарча укыган кеше. Әмма бу миңа бер каршылыксыз Казан дәүләт университетына, аннары Мәскәүгә барып югары уку йортына укырга керергә, белем алырга комачауламады. Бүген туган якка кайтам – милли мәктәп юк, белем бирү урысча. БДИны бары тик урысча бирергә мәҗбүр ителгәнгә күрә, күпләр куркып инде урысчага күчеп бара. Концепция бу рәвешле кабул ителә икән, без туган телдә белем алучыларны тагын югалтачакбыз.

Килешәм: урыс телен үстерергә, камилләштерергә кирәк. Тик сорау туа: кемгәдер сәгатьләр өстәлә икән, димәк, кемнекедер кими булып чыга. Урыс телен күбрәк укыту нинди фәннәр исәбенә башкарылачак? Мәктәпләрдә укыту процессы исәпләнгән, ничә дәрес булырга тиешлегенең төгәл саннары бар, димәк, без урыс теле һәм әдәбияты өчен өстәмә вакыт бирә алмячакбыз. Бу эш татар теле яки башка милли телләр исәбенә башкарылачак дигән куркыныч бар.

Концепция авторлары Русия конституциясен дә, “Телләр турында”гы канунны да белми дигән хис кала. Русия ватандашына урыс теле башка кешеләр белән аралашыр өчен төп чара булып саналырга тиеш дип язылган. Ә канун буенча һәр кеше үзе сайларга хокуклы. Урыс телендәге әдәбият рухи байлыкларны бирүче, әхлакка өйрәтүче дип бәяләнә, ә башка телләр ничек булып кала? Тигезлек, тынычлык телибез икән, баланс булсын. Урыс теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе бар икән, димәк, милли телләрне өйрәтү, бу телләрдә белем бирү концепциясе дә язылырга тиеш. Украинадагы вакыйгаларның бездә кабатлануын берсе дә теләми”, диде ул.

Милләтләрне кем упкынга этәрә?

Дуслык йорты мөдире, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов та милләтләрне ассимиляция упкынына кем этәрә дип сорау куйды.

“Көн саен телләр югалу проблемы белән очрашабыз. Хәтта Татарстанда да милләтләр яшәеше өчен уңай шартлар тудырылса да, туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр саны ел саен кимегәнен күзәтәбез. Шәһәрләшү, ассимиляция үз эшен башкара. Ничек телләрне саклап калырга дип борчылабыз. Бер удмурт шагыйре: “Минем халык упкынга таба бара – ул үз телен югалта”, дип язды. Әмма бу упкынга таба арттан этүче дә бар булып чыга. Телләрнең юкка чыгуына болай да сәбәпләр күп, әмма аны тизләтергә тырышучылар да бар. Сәяси сорау туа. Кемнәр алар: федераль үзәкме, урыслармы? Алай түгел дип ышанам. Язылган концепция – бары тик белеме булмаган кешеләрнең эше дип уйлыйсы килә”, диде ул.

Ике сәгать дәвам иткән сөйләшүдә киеренкелек күзәтелмәде. Барысы да урыс теле белән беррәттән милли телләр дә кайгыртылырга тиеш дигән фикердә булды. Түгәрәк өстәлдәге сөйләшү Казан гына фикере булып калмас өчен депутат Разил Вәлиев, башка милли республикалар да үз сүзен әйтергә тиеш, диде Азатлыкка. Биредә яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәргә башка республикалар да актив кушылыр дип ышаныч белдерде. Билгеле, Татарстан исеменнән Русия дәүләт думасында утыручы депутатлары да республиканың мәнфәгатьләрен яклауга керешергә тиеш.

XS
SM
MD
LG