Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

"Татар моңы" – матурлык һәм зәвык, эстрада – чишенү һәм кычкыру"


Казанда VII "Татар моңы-2015" халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенә йомгак ясалды. "Татар моңы" – ул матурлык, итагатьлелек, халкыбызның легендар җырлары, ә эстрада – чишенү һәм кычкыру", ди бәйгенең жюри рәисе, җырчы Салават Фәтхетдинов. Бу чарада без сәнгать әһелләреннән татар җырын чүп-чардан арындыру юлларын белештек.

29 ноябрьдә Казанның “Пирамида” залында йомгак ясалган “Татар моңы-2015” җыр бәйгесенә 302 гариза бирелгән булган. Бәйгенең географиясе Ташкент, Мәскәү, Сургут, Магнитогорски, Екатеринбур, Омски, Чиләбе, Оренбур, Уфа кебек Русиянең төрле шәһәр-районнарыннан килгән яшь талантларны колачлый ди оештыручылар. Чараның башкарма мөдире Илсөяр Шиһапова сүзләренчә, бәйгенең төп максаты, гадәттәгечә, татар милли музыкасын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау. Татар яшьләрен милли сәнгатькә тарту, аларны милли рухта тәрбияләү һәм сәләтле яшьләрнең үсешенә ярдәм итү.

“Безнең өчен читтә яшәүче татарларның ана телендә сөйләшүләре, татарча җырлаулары, татар милли сәнгатен белүләре мөһим. Алена Шарыгина дигән рус кызыбыз, минем җаным татар дип, чиста татарча җырлый”, ди Илсөяр Шиһапова.

“Татар моңы” быел тулысынча телевизион форматта эшләнелгән. Өч көн буе икенче һәм өченче турлар "Яңа гасыр" каналында турыдан-туры эфирда барган. Ике көн дәвамында тамашачылар үзләренә ошаган башкаручы өчен тавыш биргән.

Күрмәүче башкаручы Илмир тамашачы мәхәббәтен яулады

Әлеге бәйгедә тамашачы мәхәббәтен яулап 600 тавыш җыйган Башкортстан егете Илмир Исмәгыйлев Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә ия булды. Илмир тумыштан күрми.

Илмир Исмәгыйлев

Илмир Исмәгыйлев

“Балачактан татар җырларын тыңлап үстем. Җырлау – минем хыялым иде. Иҗат миңа шатлык бирә. Әлеге бәйгедә мин бер тапкыр да дулкынланмадым, бар да әйбәт буласына өметләнгән идем. Киләчәктә юрист буласым килә, бәлки сәнгать училищесына да укырга керермен”, дип ул Азатлыкка уй-фикерләре белән уртаклашты.

“Татар моңы-2015” лауреатларының барысына да мәдәният министрлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр, лауреат дипломнары һәм акчалата премия тапшырылды. Бу җыр бәйгесенә Татарстан хөкүмәте дүрт миллион сум акча бүлеп биргән. Шуның бер миллионы бәйгенең приз фондын тәшкил итте. Беренче урыннарга 50 мең, икенчеләргә – 30 мең, өченчегә 20 мең сум каралган.

Беренче дәрәҗә лаурет исемен алган Булат Закиров фикеренчә, татар җырларын моңлы итеп башкаручылар сирәк. Бүгенге татар эстрадасында милли, моңлы җырлар юк диярлек. Булат фонограммага җырлауга кискен тискәре карашта, тере тавыш үзе бер рәхәтлек һәм җырчыга тәҗрибә бирә, ди ул. Хәзерге вакытта Булат Казан музыка көллиятенең өченче курсында укый һәм киләчәген җыр белән бәйләргә тели.

Татар җырын чүп-чардан ничек арындырырга?

Татар җыр сәнгатен, татар эстрадасын чүп баса, татар җыры түбән дәрәҗәдә, аска тәгәри дигән фикерләр еш ишетелә башлады. Әлеге сүзләрне күбрәк профессиональ җырчылар әйтә.

Филүс Каһиров

Филүс Каһиров

“Татар җырының халәте җиңелләрдән түгел. Бүген без халык ни теләгәнен дә аңламыйбыз. Минемчә, тамашачы белән җырчы арасындагы элемтә салынып бетмәү белән бәйледер бу. Әлбәттә, үз стильләрендә, үз жанрларында иҗат итүче җырчылар бар. Эстрада үз ролен башкарса, классик музыка, фольклор сәнгате үз бурычларын үти. Ләкин алар һәрберсе профессиональ дәрәҗәдә эшләнелергә тиеш, чөнки барысы бергә татар җырын тәшкил итә”, ди Филүс Каһиров.

Татар композиторлары, альтернатив башкаручылары арасында да мәдәният министрлыгына җырчылар өчен лицензия-сертификатлар булдырырга кирәк дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу хакта ачыктан-ачык үткән атнада Азатлыкка композитор Эльмира Галимова белдерде.

Халык артисты, “Татар моңы-2015”нең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов фикеренчә, әлеге лицензия булырга тиеш һәм ул дистә еллар инде бу хакта баш вата икән.

Салават Фәтхетдинов

Салават Фәтхетдинов

“Бер мең җырчылы, мең композиторлы милләт юк. Һәрбер җырларга теләгән кеше дә сәхнәгә менеп җырласын дигән сүз түгел. Белмим, бәлки сертификат, бәлки лицензия. Әле минем икенче фикерем дә бар, иң усал фикерем, бу лицензиянең нәрсәсе әйбәт. Исереп, концерт куя алмыйча, милләттән көлдерәләр. Җитәрлек бездә андый кешеләребез. Аны бит төрмәгә утыртып булмый, шуңа күрә лицензиясен бер-ике елга алсаң, бәлки үзенең кем икәнен, Аллаһ тәгалә тарафыннан нинди вазифа бирелгәнен белер иде. Мин уйлыйм, бу әйбер булачак. Чөнки башкача юлы юк. Демократия дигәнне бездә бөтен халык та дөрес аңламый. Ул кирәк, ләкин мондый ук дәрәҗәдә түгел, бигрәк тә сәнгать өлкәсендә”, диде Салават әфәнде.

Аның сүзләренчә, “Татар моңы” – ул матурлык, зәвык, тавыш, моң, ә кем чишенә, кем ныграк кычкыра – бу эстрада күренешләре һәм аның бурычлары да башка.

“Татар моңы”ның меңгә якын тамашачы арасында дәүләт эшлеклеләре, депутатлар да бар иде. Шуларның берсе коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге беренче сәркатибе, депутат Хафиз Миргалимов мондый мәдәни чараларга яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк дигән фикердә. Интернет, телевидение белән генә чикләнү дөрес түгел, яшь буын талантлы җырчыларны, сәнгатьне белергә тиеш. Үзем дә хатыным белән зур теләк белән татар мәдәни чараларына йөрим, моңлы татар көйләрен ишеткәч, яшьлегемне, туган ягымны сагынам, ял итеп кайтам, диде безгә Хафиз әфәнде.

Илдар Җамалов

Илдар Җамалов

Шагыйрь, җырлар авторы Рәмис Әймәт эстраданың түбән дәрәҗәдә булуын аерым бер чорда идеаллар ишелүе, илдә барган үзгәрешләр белән аңлата. Ул вакытта яшьләрнең рухи дөньясын арзанлы, сыйфатсыз җырлар, шигърият, сәнгать тутырды. Әлеге хәлдән котылу чарасы – бәйсез комиссия булдыру. Бу комиссиядә татар милләте өчен янып, аның киләчәге өчен кайгыртучы, чын сәнгать белгечләре булырга тиеш, ди ул.

Татар җырчы-артистларының мөгаллиме, музыка белгече Миңгол Галиев исә лицензия булдыру теләген беренче ишетә, ләкин бу фикер аңа кызыклы тоелды.

- Бу бик әһәмияле вакыйга булыр иде. Чөнки җырга карап аның милләте турында сүз йөртәләр. Совет заманында күренекле композиторлар, җырчылардан җыелган худсовет бар иде. Без тәрбия юлыннан тайпылып, халык күңелен күрү көненә калдык. Тямаевлар, Җәләловлар – талантлы егетләр, әмма алар югарылыгындагы җыр сәнгате халыкны түбән төшерә, алар аша милләтнең йөзен күрергә мөмкин түгел”, диде Миңгол ага.

Шагыйрь, шулай ук җырлар авторы Роберт Миңнуллин, киресенчә, мондый лицензияне булдыру мөмкин түгел дип саный. Бу хакта ул сәнгать әһелләре белән күп бәхәсләр алып баруларын искә алды. Аның фикеренчә, эстрадада яшьлек булырга тиеш. Бүгенге шартларда татар эстрадасын контрольдә тотып булмый. Кайвакыт, без үзебез халыкны бозып бетерә яздык. Әмма бүгенге “Татар моңы” әйбәт җырны, моңлы тавышларны кабул итә. Димәк, әле татар моңы, татар җыры яши дигән сүз, ди шагыйрь.

“Татар моңы-2015” бәйгесендә беренче урын алучылар:

- “Академ-вокал” номинациясендә - Руслан Абдрафиков

- Төбәкләр арасындагы “Вокал. Соло” номинациясендә - Динар Джусаев һәм Ләйлә Джусаева

- 15-20 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында “Вокал. Соло” номинациясендә - Нәфисә Назарова һәм Булат Закиров

- 21-35 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар “Вокал. Соло” номинациясендә - Фәридә Сөнгатова һәм Илсур Сабитов

- “Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр” номинациясендә - Ирек Гыйләҗев җитәкчелегендә – “Дуслык” инструменталь ансамбле

- “Инструменталь башкару” номинациясендә - Айнур Исламов, Айзилә Вахитова һәм Артур Гыйниятуллин Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләкләренә лаек булдылар.

“Ярдәм” вакыфы да махсус бүләкләр әзерләгән. Аларга Рәдиф Василов, Илдар Җамалов, Инсаф Бәдретдинов ия булды. Эльвина Гобәйдуллинага жюриның махсус бүләге бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG