Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Узган ел баручылар саны кризис сәбәпле кимесә, хәзер моңа сәясәт тә өстәлде.

Русиядә чит илгә бару ихтыяҗы 50-60% кимегән. Бу хакта Русия туриндустрия берләшмәсе сүзчесе Ирина Тюрина белдерде.

Бу барлык юнәлешләргә дә кагыла. Тюрина фикеренчә, әлеге хәл беренче чиратта икътисади кризис белән бәйле. Кешеләрнең чит илгә йөрергә акчалары юк.

Узган елны Русия туристлык өлкәсендә эшләүче берничә ширкать бөлгенлеккә төште. Әмма бу базар шартлары сәбәпле, гадәти кабул ителде.

"Хәзер моңа сәясәт тә килеп кушылды һәм моны беркем күзенә дә китерә алмады", диде Тюрина. Күп кенә туроператорларның базардан китү теләге булса да, сатылган турлары, партнерлары алдындагы җаваплылыгы, кредитлары сәбәпле моны эшли алмауларын да әйтте ул.

"Когалымавиа" Русия һава ширкәте очкычының Синай өстендәге һәлакәтеннән соң, 6 ноябрьдән Мәскәү Мисырга очышларны чикләде. Русия туроператорлары берләшмәсе ул вакытта ук югалтуны 4 миллиард сумга исәпләп чыгарды.

24 ноябрьдә Төркия Су-24 Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң, узган шимбәдә Русия президенты Владимир Путин Төркиягә карата чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Аның нигезендә чартер очышлар тыела һәм Төркиягә турлар сату да чикләнелә. Моннан тыш, 2016 елның 1 гыйнварыннан Мәскәү Төркиягә виза кертә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG