Accessibility links

"Бәхетле" Обама сурәтле такталар саткан өчен гафу үтенә


"Бәхетле" кибетендә сатылган АКШ президенты Барак Обаманы мыскыллаучы расачыл календарь такталар
"Бәхетле" кибетендә сатылган АКШ президенты Барак Обаманы мыскыллаучы расачыл календарь такталар

АКШ президенты Барак Обаманы, кара тәнле булуына ишарәләп, маймыл баласы итеп сурәтләгән календарь такталар Казандагы "Бәхетле" кибетләрендә инде сатуда юк.

Петербурдагы "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүгенге көнгә кадәр Обама рәсеме төшерелгән куна такталарын җитештергән булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге ширкәтнең коммерция директоры Кирилл Науменко белдерде. "Төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки бу такталар берничә данә калгандыр, биш-унлап булырга мөмкин", ди ул.

Науменко бу рәсемнәрне интернеттан төрле карикатурлар арасыннан алганнарын әйтә. "Безгә бик тә ошады... Интернетта "кызыклы маймыллар" дип эзләсәң, төрле рәсемнәр килеп чыга", дип өсти. Бүгенгә күпме куна тактасы җитештерелгәнне төгәл генә әйтә алмады. "Бәлки 500дер, бәлки мең – шул тирәдә", ди Науменко. Аның сүзләренчә, такталарга халык күбрәк сатып алган рәсемнәрне төшерергә тырышалар.

Баксаң, "Евростиль" кибетләргә җибәргәндә Обамалы такталарны үзләрен генә бер тартмага тутырмый икән. Гел маймыллар гына төшерелгән башка такталар арасына тыгып җибәргән. Бер тартмага 40 куна тактасы салганнар.

Бу ширкәт үзе җитештергән тауарларның Русиянең кайсы шәһәрләренә озатылганын контрольдә тотмый. Бөтен Русиягә таралу мөмкинлеген дә кире какмый җитәкчелек. Арадашчылар "Евростиль" тауарларын күпләп алып кибетләргә тарата.

"Бәхетле" кибетендә маймыллы сувенирлар
"Бәхетле" кибетендә маймыллы сувенирлар

Науменко маймыллы рәсемнәрне сайлаганда үзенең дә катнашканын әйтә. Азатлыкның "Рәсемдәге өченче маймылның кемнеңдер образы икәнне белдегезме?" дигән соравына ул: "Кеше маймылдан килеп чыккан бит", ди һәм өченче маймылның Обамага ошавын да кире какмый. Әхлак ягыннан караганда, нинди дә булса ил президентының рәсемен куна тактасына төшерү нормаль күренешме дигәнгә ул: "Анда АКШ президенты Барак Обама икәнлеге язылмаган бит. Бәлки аңа ошагандыр, мин бәхәсләшмим", ди.

Науменко Русиядәге АКШ илчелегенең бу тактага карата ризасызлык белдереп, "җирәнгеч" күренеш дип бәяләвен ишетмәгән булган. Азатлык аша бу хакта белгәч, бу такталарның сәяси момент икәнлеген дә кире какмый. "Бүтән мондый такталарны җитешмәрбез дип уйлыйм. Бу рәсемнәрне төшергән вакытта кемне дә булса үпкәләтергә һәм мыскылларга теләмәгән идек", дип әйтә ул.

please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00
йөкләү

"Бәхетле" сәүдә челтәре сүзчесе Валентина Моисеева Азатлыкка бу куна такталарының сатудан алынуын әйтте. "Бәхетле" аларның кибет киштәсенә эләгүенә гафу үтенә һәм тауарларны кабул итеп кибет киштәләрендә пәйдә булуында җаваплы хезмәткәрләрнең җәзага тартылачагын да белдерде.

"Кемнеңдер сәүдә рәтләрен сәяси провокация өчен кулланырга теләве безнең өчен бик күңелсез хәл. Без үзебездә тикшерү үткәрәбез, тауар китергән "Классик-посуда" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә (Петербурда "Евростиль" ширкәтендә җитештерелгән) ризасызлыгыбызны җиткердек. Алар җибәргән куна такталары арасында безнең белән килештерелмәгән провокацион рәсемлеләр өчәү булган. Моңа игътибар бирмәгән хезмәткәрләр һичшиксез җәзага тартылачак", диелә "Бәхетле" белдерүендә.

Җиңү проспектындагы "Мега" сәүдә үзәгендә урнашкан "Бәхетле" кибетендә түштамгасына "администратор" дип язылган ханым 9 декабрь кичендә Азатлык хәбәрчесенә үз карамагындагы кибеткә Обаманы маймыл итеп сурәтләгән берничә генә календарь такта эләккәнен һәм аларның инде сатылып беткәнен белдерде.

Әлеге кибет хезмәткәрләре сувенир тактага заказ биргәндә аның төгәл генә нинди рәсем белән булганлыгын тартманы ачмыйча алдан белә алмауларын әйтте. Алар шулай ук җитештерүчегә шалтыратуларын, әмма аларның берничек тә аңлата алмаганлыгын, Казанга җибәргән такталар арасына обамалы такталарның очраклы рәвештә эләккәнлеген белдерде диде.

"Бәхетле" кибетендәге маймыл сувениры
"Бәхетле" кибетендәге маймыл сувениры

Әмирхан урамындагы "Бәхетле" кибетләрендәге хезмәткәрләр гади сатып алучы буларак кызыксынган Азатлык хәбәрчесенә "без сувенир тактага Обама сурәте төшерелүе турында ишеттек, әмма безнең кибеттә булмады, гади маймыллар гына бар" диде.

Обамалы такталарның башка кибетләрдә дә булмавы ачыкланды. Такта 180×300 мм зурлыгында булган. Ул фанер кисәгенә рәсем төшерү ысулы белән эшләнгән.

Азатлык хәбәрчесе төрле зурлыктагы һәм төрле маймыл рәсемнәре белән Петербурдагы "Евростиль" ширкәтендә эшләнгән башка сувенир такталарның "Бәхетле"дә әле дә күпләп сатылуын ачыклады.

​Кытай календаре белән 2016 елның маймыл елы булуы уңаеннан акча эшләү өчен бу кибеттә башка маймыл сувенирлары да шактый күп тәкъдим ителә. Араларында АКШның полиция хезмәткәрен маймыл итеп сурәтләгәне дә бар.

"Евростиль" ширкәтенең интернет сәхифәсендәге каталогы да күптән яңартмаган. Сәхифәдә тәкъдим ителгән календарь такталарның соңгылары 2013 елда ясалган булган.

Ат рәсемнәре (2014 ел ат елы иде) төшерелгән бу такталарның календарь өлеше АКШ президентын маймыл итеп сурәтләгән такталарныкына бик тә охшаган. Ел тамгалары да бер-берен кабатлый дияргә мөмкин.

Русиядәге АКШ илчелегенең матбугат вәкиле Уильям Стивенс Татарстан хакимиятләренең кибетләрдә мондый расистик әйберләр сатуны рөхсәт итүен Twitterда "җирәнгеч" күренеш дип атады.

Стивенс "расачыл, милли һәм дини каршылык чыгаруның Русия кануннарында экстремизм буларак бәяләнүен" истән чыгармаска чакыра.

XS
SM
MD
LG