Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:53

“Сираҗи сүзе” газеты журналисты Эльвира Фатыйхова үзенең Facebook битендә машинасына ике тапкыр атканнары турында хәбәр итте. Ул моны очраклы хәл була алмый ди, шикләнерлек кешеләрнең дә күп булуын әйтә.

Азатлык журналист белән элемтәгә кичкырын гына керә алды, ул берникадәр вакытка шәһәрдән китеп тору хәерлерәк дип әйтте. “Шок хәленнән чыгарга кирәк”, – диде ул безгә. 14 декабрьдә аның белән булган хәлләрне сораштык.

– Эльвира, бу хәл кайда һәм ничегрәк булды?

– Редакциягә прокуратурадан һәм экстремизмга каршы көрәшү бүлегеннән ике кеше килгән иде. Алар сораулар биреп утырды, ә без җавап бирдек. Аннары алар саубуллашып чыгып китте. 10-15 минуттан мин дә кайтырга чыктым. Бу сәгать кичке дүртләр булды. Безнең офис Казанның үзәгендә урнашкан. Чыктым офистан, машинага утырдым. 500 метр узганмындыр, туктадым. Бу – Татарстан белән Тукай урамнары киселеше. Тукталышта сеңлемне каршыларга тиеш идем, аны карарга дип чыктым.

Кире машинага кереп утырдым. Ишекне ябуым булды ике тапкыр аткан тавыш ишетелде. Көзгегә карыйм – арткы тәрәзә ватылган. Әле бу тавыш миңа кагылганын аңламый да калдым. Аннары йөгереп чыктым. Пыяла ватылган, ә икенче урында 2-3 см диаметрлы түгәрәк әйбердән янчелгән эз калган. Пуляга охшаш әйбернең эзе. Ул тәрәзә белән машинаның тимере тоташкан җиренә эләккән. Пуляның берсе тәрәзәгә эләккәч, эчкә үтәргә тиеш, әмма аны таба алмадылар. Икенчесе урамда калырга мөмкин, әмма ул да юк. Кемнәр булырга мөмкин – белмим. Арттан машина килгәнме, кешеләр булганмы – абайламадым.

– Полициягә шунда ук хәбәр иттеңме? Алар нәрсә диде? Җинаять эше ачыламы?

Эльвира Фатыйхова

Эльвира Фатыйхова

– Мин башта югалып калдым, нишләргә кирәклеген белмәдем. Редакциягә шалтыраттым – алар кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә диде. Шалтыраттым. Шунда ук килделәр. Башта бер отряд килде, әмма алар без башка отрядка хәбәр иттек, тиздән килеп җитәрләр дип китеп бардылар. Икенчесе килде, бу эш бөтенләй безгә кагылмый, моның белән тикшерү оператив төркем шөгыльләнергә тиеш дип әйтеп китте. Алары килде, тик бу юлы да бу безнең район түгел бит дип китеп бардылар. Соңгылары килеп тикшерү эшен башлаганчы 4 сәгать көттем.

Сорау алдылар, сезгә сөйләгәнне сөйләдем. Алар, бәлки, машинага таш ыргытканнардыр, ди. Ике тапкыр бик тиз шундый тавыш белән таш чәчри аламы? Юк. Таштан мондый эз дә калмый. Аннары таш ыргытканнар икән, ул машина эчендә калырга тиештер бит?! Җинаять эше ачылачак дип әйттеләр әйтүен, әмма ахыр чиктә ни булып бетәр – әйтә алмыйм. Эзләрләрме бу кешеләрне – шулай ук берни әйтә алмыйм.

– Кемнән булса да шикләнәсеңме? Ничек уйлыйсың, бу хәл синең журналистик эшчәнлеккә бәйлеме? Соңгы арада нинди материаллар яздың? Әллә бу берәр очраклыкмы?

– “Сираҗи сүзе” ел ярым нәшер ителә. Бу вакыт эчендә ниләр генә язылмады да, кем генә утлы табада сикертелмәде! Татарстанның язмаган бер районы да калмады бугай. Шикләнәм дисәң, һәрбер районда андый кешене табып була. Соңгы номерны карасаң да, берничә тәнкыйди материалым басылып чыкты. Аның берсе Нурлат районындагы дәүләт акчасын урлау очрагын ачыклауга бәйле булды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе автобусларга ремонт ясар өчен бирелгән акчаларны үзләштереп, үз машинасын ремонтлаганы хакында яздым. Казан базарларына татар җитештерүчеләрен кертмәүләре, базарларның азәрбайҗаннар, дагыстанлылар идарәсендә калуын да аерым мисаллар аркылы күрсәтеп яздым. Белмим, бәлки, кемгәдер шушылар ошамагандыр. Әйтә алмыйм. Очраклыкка охшамаган.

– Моңа кадәр сиңа янаганнары булдымы?

– “Безнең гәҗит”тә эшләгән дәвердә булды. Монда эшли башлагач, куркытулар искә төшми. Шушы хәлгә кадәр берничә атна элек Искәндәр Сираҗиның машина тәгәрмәчләрен тишеп киткәннәр иде. Тагын бер хезмәткәребезнең йортына таш ыргытып тәрәзәләрен ватканнар иде. Белмим, бәлки, минем белән булган хәл – шул очракларның дәвамыдыр. Бер-берсенә бәйләнгән очрак та булырга мөмкин. Мин редакция хезмәткәрләрнең чираттагы кисәтү корбаны булырга мөмкинмен. Әмма нәрсәдән кисәтәләр – аңламыйм. Белсәм иде, ичмасам!

Татар журналистикасының көче юк, диләр. Тешсез дип сүгәләр.Тик авызга су кабып утырган яки барысын да мактап язган журналистларны өркетмиләр, куркытмыйлар, аларга янамыйлар. Димәк, без кемнедер ару гына тешләгәнбез. Бу – татар журналистикасының ниндидер көчкә ия булганы күрсәткече. Безнең белән булган хәл үз сүзен әйтергә курыкмаган һәр журналистка яный. Куркыныч астында йөрибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG