Accessibility links

"Ана теле" яңа укучылар кабул итүне дәвам итә


Элегрәк "Ана теле" мәктәбенә күбрәк чит ил татарларын җәлеп итү турында тәкъдим булган иде.

2016 алның 1 февраленнән “Ана теле” проекты системасы яңартылачак. Узган елгы кулланучылар, укуны тәмамлаганнар чыгарылып, киләсе елга яңа лицензияләр бүлеп биреләчәк.

Шуңа “Ана теле” онлайн-мәктәбендә 2016 елда белем алырга теләүчеләргә 2016 алның 27 нче гыйнварына кадәр гаризаларын җибәрергә тиеш.

Читтән торып белем бирүче бу мәктәптә Русиядә һәм чит илдә яшәүче теләгән һәркем укый ала. Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” проекты 2013 елдан бирле эшли. Ул татар телендә уку, язу һәм сөйләү күнекмәләрен ныгытырга, телне тормышта куланырлык дәрәҗәдә яхшы белергә теләүчеләр өчен. Шулай ук проект татар халкының мәдәнияте белән дә таныштыра.

“Ана теле” мәктәбенә нигез салынганнан бирле анда 20 меңнән артык кеше белем алган. Уку берничә баскычтан тора. Баскычларның һәрберсеннән соң аларны уңышлы тәмамлап чыккан укучыларга таныклык тапшырыла.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов татар телен өйрәтүче "Ана теле" онлайн мәктәбендә 2015 елда уң мең кеше туплануын әйткән иде. Шул ук вакытта Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров әлеге 10 мең кешенең бары 300е генә чит илдә яшәүче татарлар булуын искә алып, әлеге проектка күбрәк чит ил татарларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG