Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимовка карата җинаять эше ябылырга мөмкин


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Хәзерге вакытта Австриядә яшәүче Урал Рәхимов “Башнефть”нең акцияләрен канунсыз кулга төшереп, аларны “Система” компаниясенә сату юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнгән иде.

”Башнефть”нең элекке җитәкчесе, Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимовка карата җинаять эше ваккыты чыгу сәбәпле ябылырга мөмкин. Бу хакта аның адвокаты Сергей Макаренко белдерә. Билгеле булганча, Рәхимов “Башнефть”нең акцияләрен канунсыз кулга төшереп, аларны “Система” компаниясенә сату юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнгән иде.

Җинаять эше ябылуга шулай ук "Башнефть" акцияләренең 2014 елда дәүләткә кайтарылуы да сәбәп була ала, дип яза ТАСС.

"Башнефть" хиссәләрен "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сату һәм акчасын урлауны тикшерү өчен җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылды. Әлеге эш кысаларында ширкәтнең элекке башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" башлыгы Владимир Евтушенков тикшерелде. Арбитраж мәхкәмәсе карары белән "Система"га сатылган "Башнефть" хиссәләре тулысынча дәүләткә кайтарылды.

Июнь аенда мәхкәмә Урал Рәхимовны читтән торып кулга алуны кануни дип таныды. Хәзерге вакытта ул Австриядә яши.

XS
SM
MD
LG