Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча исемле урысча "Инде" дөнья күрде


Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман тәкъдиме белән булдырылган "Инде" интернет-журналы эшли башлады. Фишман сүзләренчә, журналның татарча бите турында сүз булмаган әле.

Русиядә матбугат көне – 13 гыйнварда Татарстанда "Инде" интернет-журналы эшли башлады. Әлеге сайтны социаль челтәрләрдә төрлечә бәяләделәр. "Ачкач та укырга читен, хәрефләре күренми", "Шәһәр татар яшьләренә татарчасы да бик кирәк иде", "Исеме күңел болгатырлык уңышсыз", "Исеме искиткеч шәп", дип язучылар да булды.

Татарстанның үзенең .tatar домены булуга карамастан, бу сайт .io домены астында теркәлгән. .io Һинд океанындагы британ биләмәләре домены булып тора. Азатлык Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән "Инде" турында сөйләште.

Наталья Фишман
Наталья Фишман

– Интернет журналыгызның исемен ничек дөрес итеп әйтергә? Татарча "инде" дипме, әллә инглизчә "in the" дипме?

– Әлбәттә, татарча "инде" дип. Нәкъ әлеге татар сүзе интернет-журналның исеме итеп сайланды.

– "Инде" дигән сүз төрле очракларда төрле мәгънәдә кулланыла. "Мин бардым бит инде", дип тә әйтәләр. Мәгънәләре күп төрле аның.

– Әйе, урысча "уже", "теперь" дип тә әйтергә була. Әгәр Дальның сүзлегенә күз салсак, анда "иное-другое" дигән төшенчә дә бар. Бу сүз белән башкача, үзгә шәһәр дигән мәгънә дә салырга була. Минемчә, бу исем чыннан да туры килә.

– Узган елның көз айларында мәгълүмат чараларында сезнең тәкъдим белән яңа интернет сәхифә ясала һәм аның исеме "Рух" дип аталачак, дигән хәбәрләр дә булган иде.

– Ул бер редакция уйлап чыгарган гайбәт кенә иде. Мин һәм шулай ук сайтның баш мөхәррире беркайчан да бу хәбәрне расламадык.

– Сез Казанга кичә генә килмәдегез, башкаладагы тормышны яхшы беләсез. Йокыдан торгач, иң беренче чиратта, интернеттагы кайсы сәхифәне ачып карыйсыз? Казан, Татарстан тормышын яктырткан сайтлар күп, сез аларның кайсындагы мәгълүматка ышанасыз?

– Уянгач та мин иң беренче чиратта үземнең эш почтасын карыйм. Мин нәрсәләрне укыйм дигәннән, төрли илләрдән төрле телләрдәге медианы укыйм. Минем ниндидер вакыйгага объектив мәгълүмат аласым килә. Мин укый торган медианың бер өлеше урысча, бер өлеше инглизчә һәм шулай ук алман телендә дә мәкаләләр җибәрәләр. Шуңа күрә, көнне кайсы сайтны караудан башлыйм дигәнгә җавап бирү авыррак. Аннан да кала язылганга хәбәрләр почтама да килә.

Кем беләндер көндәшлек итәргә җыенмыйбыз

Әгәр Татарстандагы медиага килсәк, булган вакыйгаларны тиз яктырту ягыннан "Бизнес-Online" аерылып тора. "Казанский репортер"да да кызыклы гына язмалар була, "Вечерняя Казань" мәкаләләре күп очракта кызыксыну тудыра. "Собака"да да кызыклы фоторепортажлар була. Алар барсы да булдыра! Әмма алар белән чагыштырганда безнең юнәлешебез башкачарак булачак. Без кем беләндер көндәшлек итәргә җыенмыйбыз, бездә тәкъдим ителә торган мәгълүмат башкача булачак.

– Алай да, интернет басмагызның төп максатын әйтмәссезме?

– Казан һәм республикадагы башка шәһәрләрнең тормышы турында сөйлисебез һәм сайт тирәсендә үзгәрешләргә этәргән фикерлеләрне туплыйсыбыз килә. Шулай ук Татарстаннан читтә дә республикада гүзәл идеяләрнең барлыгын белсеннәр дибез.

– Халык арасында медиада тәнкыйть булганны яратучылар да бар. Сез кемне дә булса тәнкыйтьли алырсызмы?

– "Инде" иҗтимагый-сәяси түгел, ә мәдәни-социаль басма. Музейларны алсак, анда нинди сервис юк дип тәнкыйтьләмик, ә нинди хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләшик. Мисал өчен, әйдәгез, дөнья музейларындагы кибетләрне карыйк. Ә Татарстан музейларында кибетләр булса, нинди алар? Кемнән үрнәк алырга була? Менә ул форматта эшләү турында сүз бара.

– Озакламый Габдулла Тукайның юбилее җитә. Казандагы Тукай музее тиешенчә төзекләндерелмәгән. Бу проблем елдан-ел күчә килә. Сез бу проблемны тәнкыйть белән түгел, ниндидер башка юллар белән яктырта алыр идегезме?

– Редакция кирәк дип тапса, проблемнарны күтәрә ала. Әһәмиятле бер якка игътибар итүегезне сорыйм – мин редакция сәясәтенә катнашмыйм. Бу сорауларны редакторга юлласагыз яхшырак булыр иде.

– Сездән кала, хөкүмәттә, республика җитәкчеләре арасында бу интернет басманы багучылар (попечитель) тагын бармы?

– Юк. Минем үтенечне канәгатьләндереп хосусый инвестор бу интернет-журнал өчен акча бирде. Республика җитәкчелеге дә редакция сәясәтенә катнашмый.

– Сез бу инвесторның кем икәнен әйтмисез инде?

– Мин аны үгетлим, бәлки якын араларда күндерә алырмын. Без тиздән басманың мобил версиясен эшләтеп җибәрәчәкбез һәм ул вакытка мин аны күндерә алырмын дип уйлыйм. Ул үзен пиарларга теләми.

– Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм урыс телләре – дәүләт телләре. "Инде"нең татар версиясен эшләргә уйламыйсызмы?

– Бу хакта сөйләшкәнебез юк әле. Урысчасын яхшы итеп эшләү кирәк. Алга таба карарбыз.

* * *

XS
SM
MD
LG