Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

"Керәшеннәр аз булганга тату һәм бердәм"


17 гыйнвар Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә сигезенче тапкыр "Туым җондозы" керәшен җыр фестивале узды. "Татарлар керәшеннәр белән чагыштырганда, үз мәдәниятенә бераз салкынрак карый. Аз санлы керәшеннәр, башка ышанычлары булмау сәбәпле, бердәмрәк " ди әлеге чарада катнашкан билгеле җырчы Виталий Агапов.

17 гыйнвар “Ак барс” яшьләр сараенда “Туым җондызы" фестивале җиңүчеләре ачыкланды. Гала-концертта чыгыш ясаган һәрбер катнашучы беренче урынга лаек булды. Ә гран-при һәм 30 мең премиягә Башкорстанның Бакалы районыннан килгән “Сандугач” ансамбле ия булды.

“Фестивальнең төп максаты – керәшеннәрнең рухи байлыгын яшь буынга тапшыру. Быел ул сигезенче тапкыр уза, һәм катнашучылар географиясе киңәя”, дип белдерде фестивальнең төп оештыручысы Людмила Белоусова.

Сайлап алу турлары Татарстанның Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай районнарында үткән. Финалга Чиләбе, Башкортстан, Мари Иленнән дә килүчеләр булды.

Барлыгы җыр фестивалендә 500гә якын кеше катнашкан, шуларның 150се финалга үткән. Конкурс җиде номинациядә оештырылган: “Этник вокал”, “Халык вокалы”, “Фольклор-эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбль”, “Вокаль ансамбль”, “Вокаль-инструменталь ансамбль” һәм “Инструменталь ансамбль”. Таләпчән жюри комиссиясен танылган фольклорчы, сәнгать белгече Геннадий Макаров җитәкләде. Тамашачылар арасында билгеле кешеләрдән "Халыклар дуслыгы" йорты мөдире Ирек Шәрипов, “Ак Барс холдинг” җәмгыяте башлыгы Иван Егоров, Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, язучы Рабит Батулла, Камал артисты Наил Дунаевлар бар иде.

Әлеге проектны Татарстан керәшеннәр оешмасы белән берлектә “Туганайлар” газетасы оештырды.

Раштуа бәйрәменә Тихвин чиркәвенә килгән кайбер керәшеннәр Азатлыкка, татарлардан аермалы буларак, без гореф-гадәтләребезне яхшырак сакларга тырышабыз дигән иде. Әлеге темага ачыклык кертүне без “Туым җондызы” фестивалендә дәвам иттерергә булдык. Анда катнашучы билгеле керәшен сәнгать осталары белән аралашып, чыннан да керәшеннәр соңгы елларда татарларга караганда гореф-гадәтләренә, җыр-моңнарына ныграк игътибар итәләрме һәм ни өчен дигән сорауларга җавап табарга тырыштык.

Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты:

– Гомумән алганда аз санлы халыклар тыгызрак һәм дусрак була. Чөнки аларның үзләренән башка ышанычлары юк. Татар халкы җиде миллион дип сөйләшкәч, алар үзләрен без күп дип уйлыйлар. Шул ук Красноярски, Иркутски һәм татарлар таралган башка төбәкләрне алсак, алар матур итеп иҗат итәләр, тырышалар, ә безнең Татарстанда дәүләт тарафыннан эшләнгән эшләр дә җитә дип артык тырышмыйлар. Керәшеннәргә көтеп ятырга ярамый. Без шуңа күрә үзебез тартышабыз, тырышабыз, алга таба үрмәлибез. Йөгереп бармыйбыз, нәкъ үрмәлибез. Шул очракта гына без җырларыбызны мөмкин кадәр саклап, туплап, киләсе буынга җиткерербез дип уйлыйм. Күпсанлы халыклар үзләренең мәдәниятенә бераз гына салкынрак, сүлпәнрәк карыйдыр. Гомумән алганда татар җырлары, халык җырлары якын миңа, ә керәшен җырлары – ул минем канымда.

Наил Дунаев, Камал театры артисты:

– Мөселман белән керәшеннәрне аерсак, татарларга дин буенча рәсем ясарга, җырларга, биергә тыелган булган. Ә керәшеннәрдә тыелмагач, борынгыдан калган җыр-моңнарын, киемнәрен, аһәңнәрен саклап калаганнар дип уйлыйм. Явыз Иван чукындырган булса да, җырларын, киемнәрен ул текмәгән, ул язмаган бит. Әлеге гореф-гадәтләрне керәшеннәр төптән саклап, түкми-чәчми бүгенге көнгә кадәр җиткергәннәр. Бернинди белемсез, ноталарсыз җырлаган бит алар. Минем әни апалары белән музыка белемнәре булмаган килеш өчесе өч тавыштан җырлый иде, мөселман хатыннарының җырлаганын күз алдына китерүе авыррак.

Артур Поляков, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле мөдире:

– Әлеге фестиваль “Бәрмәнчек” ансамбле өчен яңа йолдызлар яндырыр дип уйлыйм. Конкурс җиңүчеләренең безнең фестивальга эләгүләре – ул зур бәхет. Балачактан үк үз гореф-гадәтләреңне белеп үссәң, тамырың югалмый дигән сүз. Керәшеннәргә килгәндә, һәр халык үз нигезенә төшәргә тырыша. Элегрәк бөтенебез дә бер дип яшәсәк, бүген кечкенә санлы халыклар үзенең иҗатын, матурлыгын, гореф-гадәтләрен күрсәтергә омтыла. Керәшеннәр үз гадәтләрен, җыр-моңнарын алга сөрәләр дигән фикер белән мин тулысынча килешәм. Үз телеңне, тарихыңны, мәдәниятеңне саклап калып, балаларга җиткерә аласың икән, димәк халык алга таба да яши дигән сүз.

XS
SM
MD
LG