Accessibility links

Кайнар хәбәр

Концепциядән бөтен предметлар урысча укытылырга тиешле дигән фикер төшеп калган


Урыс телен укыту концепциясендә Татарстан тәкъдимнәре кабул ителгән һәм бөтен предметларны да урысча укытылырга тиеш дигән фикер төшеп калган.

Мәктәптә милли телләрдән кала бөтен фәннәр дә урыс телендә генә укытылырга тиеш, дигәнне алга сөргән Урыс телен укыту концепциясе әлеге бәхәсле фикердән арынган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка сылтама белән «Мәгариф» журналы сайты яза.

"Мәскәү белән тыгыз эшләдек, безнең бөтен тәкъдимнәр кабул ителде. Концепция милли республикаларның мәнфәгатьләрен дә искә алып эшләнә. Дөрес, концепция әле тулысынча кабул ителмәде, ләкин бу юнәлештә эш бара. Бөтен предметлар да русча укытылырга тиеш дигән фикер аннан төшеп калды", дигән министр.

Русия гомуми белем бирү оешмаларында урыс теле һәм әдәбиятын укыту концепциясенең проекты 2015 елда булдырылды. Эш төркемен Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкләде.

Татарстан вәкилләре Концепция проектындагы кайбер фикерләр белән килешмәде. Бигрәк тә төп предметларны урыс телендә укытуны алган сөргән пункты Русия Конституциясенә каршы килә дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG