Accessibility links

Татарстан мәктәпләрендә республика әләме эленгән булырга тиеш


Казанның 2нче лицей-интернатында проектлар ярминкәсе, 2015 елның декабре
Казанның 2нче лицей-интернатында проектлар ярминкәсе, 2015 елның декабре

Татарстандагы һәр уку йортында республиканың дәүләт әләме эленгән булырга тиеш. Татарстан Дәүләт шурасы бу хакта канун өлгесен кабул итәчәк.

Татарстан хөкүмәтенең республикада урнашкан һәр уку йортында (дәүләтнеке яки хосуси булуына карамастан) дәүләт әләме эленгән булырга тиеш, дигән карарын Дәүләт шурасы тавышка куячак.

"Бу гражданнарда ватанпарвәрлек тәрбияләүгә хезмәт итәчәк. Кертелгән
үзгәрешләр матди чыгымнар таләп итми. Әләмнәр һәр мәктәптә болай да
бар, аларның елга бер тапкыр яисә ел дәвамында эленеп торуында зур
аерма юк. Әләмнәр таушалыр, әлбәттә, тик аларны алыштырырлык кына акча
табарбыз”, диде узган атнада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Коми һәм Дагыстанда, Краснодар крае, Архангельски, Ростов, Сахалин,
Сембер өлкәләрендә уку йортларында Русия әләме белән бергә республика һәм төбәк әләме булырга тиеш, дигән җирле күрсәтмәләр инде күптән бар. Моннан соң Татарстанда да уку йортларында икешәр әләм эленеп торачак.

Уку йортларында Русия әләменең эленеп торуы мәҗбүри, дигән күрсәтмә 2014 елның 1 сентябреннән бирле гамәлдә.

XS
SM
MD
LG