Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

"Дәүләт булышмый икән, ичмасам, комачауламасын!"


"Акыл фабрикасы"нда катнашкан белгечләр, ата-аналар баланы милли рухта тәрбияләүдә кулланмалар бик аз дип зарланды. Милли тәрбия бирүче балалар бакчалары, үзәкләр булмау да зур киртә булып тора.

Казанда ике көн рәттән Бөтендөнья татар яшьләре тарафыннан оештырылган “Акыл фабрикасы” узды. Биредә бала үсеше һәм тәрбия темасына 17 спикер чыгыш ясады, чарада 132 кеше катнашты, онлайн рәвешендә шулай ук 302 кеше лекцияләрне тыңлады. Мәктәпкәчә белем бирүнең бүгенге хәле һәм киләчәк моделе нинди булырга тиеш дигәнне тикшерделәр. Яшьләр сыйфатлы милли проектларга тартыла, аларга туган телдә кызыклы һәм файдалы аралашу җитми. Практик киңәшләр бирүче җитди мәйданчыклар, идеяләр белән тулы коммуникатив җирлекләр кирәк дигән фикерләр күп яңгырады. Татар яшьләре арасында балаларга китаплар язучы, аларга рухи тәрбия сеңдерерлек кечкенә практик кулланмалар, журналлар чыгаручылар, аланнар оештыручылар шактый булып чыкты. Алар дәүләт тарафыннан ярдәм көтмичә үзләре бу эшкә алынган.

"Акыл фабрикасы"н оештыручыларның берсе Айрат Фәйзрахманов дәүләт тарафыннан энтузиаст яшьләргә ярдәм булырга тиеш дигән фикердә.

“Күпчелек әти-әниләр баланы тәрбияләүдә кулланмалар юк дип зарлана. Баланың үсешен тәэмин итүдә дә Казанда төрле үзәкләр бар, ә милли рухта дәресләр, төрле иҗади күнегүләрне татар телендә алып баручы үзәкләр юк диярлек. Шуңа күрә бу эш әлегә энтузиастлар кулында. Аларда баланы татар итеп тәрбияләүдә җаваплылык хисе бар. "Акыл фабрикасы"нда катнашучыларның һәрберсе үзенчә нидер эшли, җитештерә.

Муниципаль бакчалар арасында татарчалары бар дип әйтелсә дә, анда татарча тәрбия аксый, тиешле дәрәҗәдә түгел. Хосусый үзәкләр артсын дисәк, балалар бакчалаларын оештырыр өчен кагыйдәләр җиңелрәк булырга тиеш. Бүген үзәкләр, балалар бакчаларын ачыйм дисәң, бюрократия сазлыгына кереп батасың. Югыйсә, һәр мәчетебез диярлек балалар бакчаларын ача ала. Бу – мәхәллә системасының төп элементы. Анда милли һәм дини тәрбия биреп була, ләкин бу эшкә алынырга куркалар. Дәүләт тарафыннан тудырылган киртәләрне узу авыр. Эшмәкәрләр ачарга тели икән, дәүләт тарафыннан хосусый балалар бакчалары, үзәкләре өчен грантлар булырга тиеш. Алар төрле булырга мөмкин – техник компетенцияләр бирүче , полилингваль, туган телгә өйрәтүче иң яхшы балалар бакчалары һәм үзәкләре. Дәүләт әлегә бу эштән читтә тора яки башкарган эшләре җитеп бетми. Балалары туган ата-аналар үзләре ничек тә булса тырыша, интернетта ниндидер проектлар тудырырга тырыша, балалар өчен үзәкләр оештыра. Дәүләт тиешлесен эшләми икән, кимендә комачауламасын”, дип сөйләде оештыручыларның берсе Айрат Фәйзрахманов.

Азатлык "Акыл фабрикасы"нда катнашучылардан баланы татар рухында, татар итеп тәрбияләүнең сере нидә дип сораштырды. Җаваплар төрле булды. Азатлык аларны гомумиләштереп баланы татарча тәрбияләүнең җиде киңәшен туплады:

  1. Үзара, балалар белән бары тик туган телдә аралашу. Дөньяны, табигать күренешләрен туган телендә аңлату.
  2. Мөмкин кадәр әби-бабайлар белән күбрәк аралашу. Аларның милли рухтагы тәрбия алымнарында баланы үстерү.
  3. Татарча мохит тудыру. Татарча үзара аралашкан гаиләләр белән дус булу, балаларны алар белән аралаштыру. Мөмкин кадәр татар балалар бакчасына, татар үзәкләренә йөртү.
  4. Татар китапларын уку. Бала белән бергә әти-әниләр дә татарча укырга тиеш. Татарча җырлар өйрәнү, бармак уеннарын уйнау, көйләү.
  5. Телевизор бар икән, фон буларак татар каналларын кабызу, интернет кулланыла икән, татарча мультфильмнарны шуннан карау.
  6. Татар мәдәниятен күпкырлы рәвештә балага сеңдерү (татар музыкасы, бишек җырлары, татар ашлары...)
  7. Баланың ихтыяҗларын (рухи, эмоциональ) дөрес аңлап, аларга милләтебезгә хас рәвештә җавап бирү. Мәсәлән, балага үз эмоциональ халәтен аңлату татар телендә булырга тиеш: “Улым (кызым), син үпкәләдең”, “Балам, синең кәефен күтәрелде!”
Хөрмәтле укучылар, балаларны татар итеп тәрбияләүдә сезнең нинди тәҗрибәгез бар? Безнең форумда уртаклашыгыз!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG