Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Габдулла Тукай" инстаграмда блог ачты. Ләкин татарча сөйләшми


Инстаграм социаль челтәрендә Габдулла Тукайга багышланган блог барлыкка килде. @gabdulla_tukay аккаунты шагыйрь исеменнән беренче затта алып барыла. Янәсе Тукай үзенең тормышы турында инстаграмда сөйләп бара.

Аккаунтның тасвирламасында "социаль эксперимент", "Габдулла Тукайның биографиясе аның күзләре белән" дип язылган.

Беренче фотоны "Тукай" ике атна элек урнаштырган. Хәзерге вакытта блогта алты сурәт бар. Автор фотоны куеп, аңа үзеннән комментар өсти, укучыларга мөрәҗәгать итә, хәтта шаярырга да тырыша. Мәсәлән, түбәндәге рәсемгә ул болай дип яза: "Минем беренче пост! Мине фотода табыгыз! Неога охшаган дип әйттеләр (кем икәнен белмим). 1907 ел. Җаекта дуслар белән. Кара күзлек хәзер - ультрамодада".

Шунысы кызык, бөек татар шагыйренең блогында туган телдә сүзләр юк диярлек. Барлык постларга комментарлар рус телендә язылган. Бу хакта аңа башка кулланучылар да шелтә белдерә. Блог авторы "инстаграмда татар алфавиты юк", дип җавап бирә, гәрчә инстаграм телләр һәм алфавитлар белән чикләнмәгән булса да.

Блог турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен Азатлык авторга хат җибәреп карады, ләкин "Тукай" безгә җавап бирмәде. Милли проект рус телендә алып барылганга күрә, аның дәүләт оешмасына бәйле булуы турында шик туа. Блог берәр татар активисты тарафыннан алып барылса, мөгаен ул татарча булыр иде.

"Тукайның" инстаграмда әлегә 81 язылучысы бар. Үзе ул 130 кешене укып бара. Быел шагыйрьнең тууына 130 ел тула.

XS
SM
MD
LG