Әстерханда 2015 елның сентябрендә узган шәһәр думасы сайлавында хәрәмләшүләр өчен комиссиянең ике әгъзасе - Динара Әхмәдова һәм Марина Муханалиева 252шәр мең сум штрафка тартылды. "Гадел Русия"нең җирле вәкиле Олег Шеин бу хакта Фейсбукта язды.
"Гадел Русия" күзәтүчеләре Наталия Буянская һәм Сергей Щербаков 334нче санлы сайлау үзәгендә икешәр исемлек тапкан булган. Аларны сайлау беткәч "тартмаларга салыр өчен" кулланганнар. Шундый ук хәрәмләшүләр Ленин һәм Трусовской районнарда булган.
Әстерхандә шәһәр думасына сайлау 2015 елның 13 сентябрендә булды. "Бердәм Русия " - 26, "Гадел Русия" - 5, КПРФ - 2, ЛДПР - 1 урынны алды. Ике урын бәйсез намзәтләргә калды.