Accessibility links

Кайнар хәбәр

Феофан ЮНЕСКО утырышында Кирмәндәге биналарны чиркәүгә кайтару мәсьәләсен күтәрде


Элегрәк Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Кирмәндәге президент аппараты утырган бинаны сорап Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде.

Татарстан митрополиты Феофан Парижда ЮНЕСКО форумында чыгыш ясап, Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтарырга җыенулары турында әйтте.

"Казан Кирмәнендә Урыс православ чиркәвенә караган берничә корылма бар. Шуңа Татарстан митрополиясе дини җәмгыятьләрнең Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итү ролен арттыру турындагы халыкара дискуссияне зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Аның нәтиҗәләре Казан Кирмәнендәге дини мәгънәдәге биналар белән идарә итү тәртибен булдыруда мөһим булачак", диде Феофан Татарстан җитәкчеләренә ишарә ясап.

"Вечерняя Казань" язуынча, Феофан беренче чиратта Блaговещен чиркәвен истә тота икән. Ул 1994 елдан бирле Казан Кирмәне музей-тыюлыгы карамагында.

Элегрәк Феофан Әрхәрәй консисториясе булган бинаны чиркәүгә кайтарыгыз дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде.

Әрхәрәй консисториясе, ягъни митрополия идарәсе булган бинада хәзер президент идарәсе утыра. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Казан яулангач, ислам изелеп, православлар өстенлек иткәндә, 1555 елдан алып 1917 елга кадәр Казан епархиясе белән идарә иткән православ епископларның резиденцияләре Казан Кирмәнендә була.

XS
SM
MD
LG