Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Татарстанда Вконтакте һәм Facebook кебек үк популяр булмаган Telegram өчен бу сан яхшы күрсәткеч. Пакетны әзерләргән дизайнер инде яңа татар стикерларын ясарга өлгергән.

Telegram социаль челтәренең татар контенты һәм интерфейсы киңәйгәннән киңәя бара. Ике ай элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның төрле фотолары ярдәмендә ясалган стикерларны хәзергә кадәр дүрт меңнән артык кулланучы йөкләгән.

Бу хакта пакетны әзерләгән дизайнер, Казанда урнашкан Alto Vision студиясе башлыгы Марат Хәбибуллин Facebookта хәбәр итте. Татарстанда Вконтакте һәм Facebook кебек үк популяр булмаган Telegram өчен бу сан яхшы күрсәткеч.

Хәбибуллин сериясеннән соң Mardesign студиясе ясаган стикерлар пакеты чыкты. Ул ике персонаждан, татар егете һәм кызы Искәндәр һәм Алия сурәтләреннән тора.

Кырымтатарлар да читтә калмый. Мәскәүдә яшәүче Әхтәм Медведев милли киемле егет һәм кыз сурәтле һәм кырымтатар телендә язулары булган стикерлар ясады. Ул туризм өлкәсендә эшли, бу рәсемнәрне үзе өчен генә ясаган. Дуслары исә аларны эшләп бетереп, Telegramга өстәргә тәкъдим иткән.

Марат Хәбибуллин инде яңа татар стикерлары пакетын әзерләргә җитешкән. Ул "Өчпочмак" дип атала һәм әлегә анда унбиш стикер керә. Сурәтләр "сәлам", "рәхмәт", "матур", "инде", "без булдырабыз!", "алга!" кебек популяр сүзләргә нигезләнә. Автор сүзләренчә, бу пакет тиздән 44 стикердан торачак.

Telegram – Павел Дуров 2013 елда барлыкка китергән проект. Программист мессенджер нигезенә шифрланган аралашу (хатларны махсус хезмәтләр укый алмасын өчен) идеясен салган. Аны смартфоннарда, планшетларда һәм компьютерларда кулланып була.

XS
SM
MD
LG