Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкара вә Истанбулда кырымтатарлар урамнарга чыкты


Истанбул, 2016 елның 27 декабре
Истанбул, 2016 елның 27 декабре

Кырымтатарлар яшәгән илләрдә Кырым оккупацияcенең ике еллыгын искә алуга багышланган чаралар узды.

Истанбулда 500ләп, Әнкарада 100дән артык кеше Русиянең Кырымны басып алуының ике еллыгын искә алды. Истанбулда Истиклял урамы буйлап йөреш Русия консуллыгы каршында тәмамланды, Әнкарада Русия илчелеге каршында оккупациягә каршы урам җыены узды. Әнкарада җыен башланганда каты яңгыр явып, чарага килгән күпләр машиналарыннан чыга алмый калды. Чыгыш ясаучылар суда басып торды.

Ике чараны да Төркиядәге кырымтатарлар оешмаларының берләшкән платформасы исемле берлек оештырды. Берлеккә кергән 40ләп кырымтатар үзәкләре вәкилләре ике җыенда да катнашты. Истанбулга Болгарстаннан да кырымтатарлар вәкилләре килгән иде.

Истанбул җыенында Болгарстаннан килгән кырымтатарлар
Истанбул җыенында Болгарстаннан килгән кырымтатарлар

Җыенда катнашучыларның кулларында "Оккупант Русия Кырымнан чыгып кит", "Төркия, Кырымга ярдәм кулы суз", "Милләт, Ватан, Кырым" дигән шигарьләр тотты. Чыгыш ясаучылар 2014 елның 27 февраленнән бирле Кырымдагы татарларның тормышында ниләр үзгәрүе, мәчетләр, өйләрдә тентүләрнең тагын да артуы турында сөйләде, саннар белән таныштырды.

Кырымтатарларның Төркиядәге оешмасының баш мөдире Түнҗер Калкай, басымның аерым кешеләргә түгел, хәзер инде кырымтатар халкы сайлап куйган Корылтай һәм Мәҗлескә дә башлануы турында хәбәр итте. Прокуратураның Кырымтатар мәҗлесен экстремизмда гаепләп тыю турындагы мөрәҗәгате Акмәчеттә 3 март каралачак.

Истанбул һәм Әнкарада урам җыеннары тыныч узды, катнашучылар Русия илчелегенә җеназага куелган кебек, карага төрелгән чәчәкләр калдырып таралышты.

Истанбулда Кырым оккупациясенә каршы урам җыены узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

XS
SM
MD
LG