Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз көчләренә яшәүче “НеЗаМи” ансамбле күрмәүче балаларны берләштерә


Үз көчләренә яшәүче “НеЗаМи” күрмәүче балалар ансамбле
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:30 0:00

Казанда өченче ел дәүләтнеке булмаган “НеЗаМи” күрмәүче балалар ансамбле эшли. Ансамбльнең репертуарында татарча җырлар да бар. Азатлык хәбәрчесе алар белән якыннан танышып кайтты.

“НеЗаМи”ның исеме ансамбльдәге егет-кызларның фамилияләреннән кыскартуларыннан кушылган. Владимир Ненастин, Диләрә Җәләлиева һәм Булат Миңнуллин – барысы да яшьтән үк музыка белән ныклап шөгыльләнә. Владимирның әнисе сүзләренчә, балалар бер-берсен күптән белгән, алар өчесе дә бер мәктәптә укыган. “Ансамбль без – әниләр тырышлыгы белән оешты. Безне, өч әнине, балаларыбызның күрмәве берләштерде. Аларның музыкага тартылганын сизеп, иренмичә, көчебезне кызганмыйча, бар вакытыбызны балаларга багышлыйбыз”, ди Татьяна ханым.

Владимир белән Диләрә Казанның беренче музыка мәктәбен тәмамлаган, ә Булат әле һаман укый. Әниләре әйтүенчә, алар анда гади, сәламәт балалар белән бергә белем ала, укытучылары шулай ук сорый, шундый ук шартлар, күрмәүчеләр булса да, бернинди ташлама ясалмый икән. Киресенчә, күбрәк шөгыльләнә, алардан күбрәк көч сорала. “Безнең балаларны бары тик беренче музыка мәктәбе генә укырга алды. Күп җирләрдә күрми торганнарын белгәч, баш тарттылар”, ди әни кеше.

Әлеге проблем белән өч гаилә дә яшьтән үк очрашып килә. Башта балаларны бакчага алырга теләмәгәннәр. “Безнең балалар бөтенләй күрми бит, ә бакча, махсус күрмәүчеләр өчен булса да, безнекеләрдән баш тарттылар. Аларны карарга, киендерергә, ашатырга кирәк. Үзләре ярдәмсез берни эшли алмый. Урындыкка утыртсаң – утыралар, бастырсаң, беркая китмичә, басып торалар”, дип әңгәмәгә кушылды күрмәүче Булатның әнисе Юлия ханым. Төрле түгәрәкләрдә, өстәмә секцияләрдә – бөтен җирдә күрмәүче балалардан баш тартканнар.

Ансамбльның иҗат итү, репетиция өчен үз урыны да юк. Бер көн Владимир Ненастин өендә җыелсалар, икенче көнне барысы бергә Булат фатирына баралар. “Дәүләттән ярдәм сораганыбыз юк, үзләре дә ярдәм күрсәткәннәре булмады. Безнең барлык музыкаль инструментлар Булат һәм Юля Миңнуллиннар фатирында тора, чөнки аларның бүлмәләре зур һәм иркен”, ди Татьяна ханым.

Бүген “НеЗаМи”ның төп тоткасы аларның сәнгать җитәкчеләре, ярдәмчеләре, үзләре әйтмешли, “әтиләре” – музыкант Дмитрий Бикчәнтәев. Дмитрий ансамбльне аның оешкан вакытында мәктәптә күреп ала һәм вакытын кызганмыйча, күрмәүчеләр белән шөгыльләнә башлый. Алга таба төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга этәрә, җыр репертуарын туплый, музыкаль инструментлар ала. “Балаларыбыз өчен Дмитрий чын-чынлап әти ролен башкара. Без – әниләр гаиләләребезне үзебез генә тартабыз, балаларны да үзебез тәрбиялибез. Бары тик Булатны гына әбисе караша, чөнки Юлия эшли. Ә Дмитрий безнең өчен бик күп көч түгә. Балаларны конкурсларга алып барганда, тору шартларына кадәр сөйләшеп куя”, ди Татьяна Ненастина.

Ансамбльгә килгәндә, Диләрә белән Владимир мәктәпне тәмамлаганнар. Диләрә Казан федераль университетының рус филология факультетында белем ала, ә Булат әле мәктәптә генә укый. Яшьләр барысы киләчәкләрен музыка белән бәйләргә уйлыйлар. “Җыр, музыка, моң авыр вакытта ярдәм итә, бигрәк тә классика җанга тынычлык өсти, алга табарга яшәргә, иҗат итәргә этәрә”, ди Диләрә. Яшьләр үзләрен алдагы көндә дә зур сәхнәдә шундый ук тату, бердәм “НеЗаМи” ансамбле булып күрергә телиләр.

XS
SM
MD
LG