Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Forbes миллиардерлар исемлеген кыскарткан. Исемлеккә кергән Русия байларының саны 88дән 77гә калган.

Элекке елларда Forbes журналының доллар миллиардерлары исемлгендә булган Айрат һәм Радик Шәймиевләр, "ТАИФ" хиссәләре ияләре Альберт Шиһабетдинов һәм Рөстәм Сультеев 2016 елда төшеп калган.

Аларның акчалары валютаның кыйбатлануы һәм нефтьнең арзанаюы нәтиҗәсендә доллар белән санаганда исемлеккә керер өчен җитмәгән булырга мөмкин.

Быел Forbes исемлеге кыскарган. Исемлеккә кергән Русия байларының саны 88дән 77гә калган. Барлыгы дөньяда миллиардлаган долларлык капиталга ия булучылар саны 1810 кеше, дип хәбәр итә Forbes.

Русиядә иң бай кеше "Новатэк" һәм "Сибур" ширкәтләре хуҗаларының берсе булган Леонид Михельсон ( $14.4 млрд). Дөньяда иң бай кеше Microsoft ширкәтенә нигез салучы Билл Гейтс ($75 млрд).

XS
SM
MD
LG