Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия мәхкәмәсе Урал Рәхимовны Русиягә тапшырудан баш тартты


Вена Җинаять мәхкәмәсе Русия прокуратурасының элекке "Башнефть" башлыгы Урал Рәхимовны Русиягә тапшыру мөрәҗәгатен кире какты.

Австрия хакимиятләре Русия прокуратурасының мөрәҗәгатен кире кагып Урал Рәхимовны Русиягә тапшырудан баш тартулары турында хәбәр итте. Хөкемдар Кристина Зальцборн сүзләренә караганда, мәхкәмә бу хакта февраль уртасында ук карар кабул иткән. Австрия Русиядә 2.9 миллиард доллар акча урлауда һәм акча юуда гаепләнгән Урал Рәхимовны Русиягә тапшырмаячак.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы 2009 елда "Башнефть" хосусыйлаштырылганда акча үзләштерүдә гаепләнә. Австрия хөкемдары Русия Урал Рәхимовның җинаять кылуына тагын өстәмә дәлилләр китерелсә мәхкәмә карары үзгәртелергә мөмкин, дип белдерде.

"Башнефть" хиссәләрен "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сату һәм акчасын урлауны тикшерү өчен җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылды. Әлеге эш кысаларында ширкәтнең элекке башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" башлыгы Владимир Евтушенков тикшерелде. Арбитраж мәхкәмәсе карары белән "Система"га сатылган "Башнефть" хиссәләре тулысынча дәүләткә кайтарылды.

Рәхимовның адвокаты Сергей Макаренко "Башнефть"нең элекке җитәкчесе, Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимовка карата җинаять эше ваккыты чыгу сәбәпле ябылырга мөмкин, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG