Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда журналистлар һәм хокук яклаучыларга һөҗүм булды


"Медиазона" журналисты Егор Сковорода рәсеме (@eskovoroda)
"Медиазона" журналисты Егор Сковорода рәсеме (@eskovoroda)

Ингушетиядән Грозныйга кайткан бер төркем журналистлар һәм хокук яклаучыларга һөҗүм ителде, машиналары яндырылды.

Чәршәмбе көнне Чечняда Азаплауларны булдырмау комитеты оештырган пресс-тур барышында журналистлар һәм хокук яклаучыларга һөҗүм булды. Берничә дистә кеше журналистлар утырган микроавтобусны юлда туктатып, аларны җиргә яткырган, кыйнаган, машинага ут төрткән.

"Медиазона" журналисты Егор Сковорода "Коммерсант" басмасына алар артыннан 7 марттан бирле күзәтү оештырылганын белдерде.

"Безнең арттан 666 номерлы кара "Мерседес" йөрде. Үзебез без Грозныйда торабыз, хокук яклаучыларның базасы Ингушетиядә. Шуңа күрә ике республика арасында йөрибез. Кайсыбер көннәрдә безне Чечня чигенә кадәр күзәтеп китереп куялар иде, анда туктыйлар иде. Бүген безнең арттан калмадылар", дип сөйләде Сковорода.

Төркемдә 20ләп журналист һәм хокук яклаучылар булган. Аларның документлары һәм туплаган мәгълүматлары машинада янган. Берничә кеше яраланган, иң зур зыян Швеция журналистына булган.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкиле Павел Чиков Twitter'да зыян күргәннәрнең исемлеген бастырды.

Чиков хәбәр итүенчә, Норвегия журналистының тешләре коелган, сынган җирләре бар, хастаханәдә гипс салынган.

Бу һөҗүм белән якынча бер вакытта Ингушетиянең Карабулак шәһәрендә Азаплауларны булдырмау комитетының күчмә штабына биш машинада утырып килгән кешеләр һөҗүм иткән, ишекләрен ватып керергә тырышкан.

XS
SM
MD
LG