Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президентын Төркиядә кырымтатар әләмәнәре белән каршы алдылар


Украина президенты Петр Порошенко Анкара һава аланында, 2016 елның 9 марты
Украина президенты Петр Порошенко Анкара һава аланында, 2016 елның 9 марты

Украина президенты Петр Порошенко белән Төркиягә Югары рада депутатлары, кырымтатар җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров килде. Порошенко сәфәре кырымтатарларга багышлана.

Президент Петр Порошенко җитәкчелегендә Украина вәкилчелегенең 9-10 март Төркиягә сәфәренең зур өлеше кырымтатар мәсьәләләренә багышлана. Анкара һава аланында ук журналистлар белән очрашуда Порошенко Төркия парламентына 1944 елда кырымтатарларның Кырымнан сөргенгә куылуын "геноцид" дип тануны сорап мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Шулай ук президент кырымтатарларның Украинага көч бирүе турында әйтте.

Төркиянең Украинадагы илчесе Йөнет Җан Тезел дә Порошенко сәфәренең максаты Төркия белән Украина арасында кырымтатарларның хокукларын яклау эшендә хезмәттәшлекне арттыру диде.

9 март Порошенко Төркия Бөек Милләт мәҗлесе – парламентта очрашулар уздырды. Парламент рәисе Исмагыйль Каһраман белән булган очрашуда ике ил парламентлары арасында "дуслык төркеме" төзү карары кабул ителде. Бу очрашуда Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров катнашты.

Украина президенты шулай ук Төркия премьер-министры Әхмәт Даутоглу белән очрашты. Очрашуда икътисад һәм эш берлеге хезмәттәшлеге турында сүз булды, дип белдерде Азатлыкка анда катнашкан президент киңәшчесе Мостафа Җәмилев.

Украина президенты Порошенко һәм Төркия премьер-министры Даутоглу
Украина президенты Порошенко һәм Төркия премьер-министры Даутоглу

Украина президенты җитәкчелегендәге вәкилчелекне Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган кабул итте. Эрдоган Кырымны беркайчан да Русиянеке итеп танымаячагын белдерде.

Төркия матбугаты алдагы берничә елда Төркия белән Украина арасында сәнәгать, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә Кырым аркасында хезмәттәшлекнең үсәчәген фаразлый. Моңа кырымтатарлар тирәсендәге вазгыятьнең файдасы зур булачак.

10 март Украина делегациясе очрашуларны Истанбулда дәвам итте.

XS
SM
MD
LG