Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

"Телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк"


12 март көнне "Сабыйлар" балалар үзәгендә татар телендә балаларга белем-тәрбия бирүгә багышланган очрашу узды. Чарада татар теленә өйрәтү шакмаклары, "Хәрәкәт" өстәл уены тәкъдим ителде, "Үчтеки" җитәкчесе Айгөл Әюпова балалар белән уеннар үткәрде.

Казанда мәктәпкәчә балалар өчен татар телендә белем-тәрбия бирү максатын куйган "Сабыйлар" балалар үзәгендә еш кына кызыклы очрашулар, яңа проектлар белән танышу кичәләре уза. Шимбә көнне бу юнәлеш белән кызыксынган әти-әниләргә берничә кызыклы проект тәкъдим ителде.

Ике сәгать барган бу очрашуда татар телендә шакмаклар проекты, "Үчтеки" уеннары һәм "Хәрәкәт" өстәл уены тәкъдим ителде. "Үчтеки" һәм "Хәрәкәт" проектлары белән безнең укучыларыбыз инде таныш, алар турында без элек сөйләгән идек. Шуңа күрә игътибарны беренче әйтелгән проектка юнәлтик.

Татар теле шакмаклары балаларны махсус методика нигезендә укырга өйрәтү ысулы булып тора. Комплектка 100 шакмак, 15 язулы рәсем, әти-әниләр өчен методик кулланма, таблицалар, шакмакларның эчке тутыргычы, ябаштыргыч-карандаш керә.

Шакмаклар ярдәмендә татар теленә өйрәтү методикасы авторы Азат Шәфигуллин да үз проекты, эшчәнлеге турында Азатлыкка үзе сөйләп бирде.

- Азат әфәнде, иң башта татар телендә бу үзенчәлекле методикага ни өчен тотынганыгызны аңлатсагыз иде?

- Татар халкының, теленең дәрәҗәсе төшү, милләт буларак юкка чыгу куркынычы безне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итте. Без телне үстерү эшен кечкенә балалардан башларга кирәк дигән фикергә килдек.

Очрашу барышы

Очрашу барышы

Без шакмаклар белән эшләү ысулын өйрәнә башладык. Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраһимовның милли психология һәм педагогика фәненә нигез булып торырлык фикерләренә; туган телебез өчен авыр булган совет чорында телгә, милләткә тугры хезмәт иткән Ибраһим Гази, Гомәр Бәширов сүзләренә; телебезнең асылын саклаган, фәнни нигезләренең бер хәрефенә дә хыянәт итмәгән Гыйбадулла Алпаровларның фәнни хезмәтләренә таянып уңайлы таблица, шакмаклар барлыкка килде.

Таблица, шакмаклар татар теле гыйлемендәге кимчекләрне дә күрергә ярдәм итә. Аларны анда төртеп күрсәтергә, тотып карарга мөмкин.

- Бу проектыгыз нәрсәдән гыйбарәт?

- Бу проекттагы укыту әсбабы безгә хәрефләрне рәсемгә бәйләмичә, схемаларсыз, фонетик анализга таянмыйча җайлы гына укып китәргә мөмкинлек бирә. Монда укыту программасы түгел, бала психикасы, бала теләге, бала уены өстенлек итә. Балага үзен сихри дөньяны ачучы итеп хис итү мөмкинлеге ачыла. Бер үк вакытта укытучы белән балалар арасында якын мөгамәлә урнаштырыла, укытучы дөньяга балалар күзе белән карарга өйрәнә.

Мәктәп балаларының сәламәтлеге зур борчу тудырган бу чорда уку-язуга өйрәтүнең уенга, хәрәкәткә корылган булуы да зур әһәмияткә ия. Мондагы үзенчәлекле эш төрләре балаларыбызга уку-язуны җиңел үзләштерергә, туган тел аһәңен гомер буе сакларга мөмкинлек бирә. Бәхетле, шатлыклы һәм ирекле тормыш кичерүнең нигез ташларының беренчеләреннән була ала.

- Сез бу шакмакларны инде чыгара башладыгызмы?

- Шакмаклар әле чыкмаган. Аның беренче чыгарылышы апрель-май аенда булачак дип көтелә. Хәзерге көнгә соңгы әзерләнү эшләре алып барыла. Эшебезгә килгәндә, үзебезнең кечкенә генә командабыз да бар. Бу инде төп автор, минем әтием Рафил, энем Зөлфәт, әнием Фәридә. Шулай ук башка ярдәм итүчеләр дә бар.

- Әлегә кызыксыну зурмы соң? Заказлар киләме?

- “Туган Тел” проекты белән кызыксынучылар саны көннән-көн артып бара. Беренче тапкыр социаль челтәрдә мәгълүмат чыгарганнан соң, бик күп кешедән рәхмәт сүзләре, яхшы теләкләр ишеттек. Бу безнең эшебезнең иң яхшы күрсәткече, дип саныйм.

Заказларга килгәндә, алар да арта бара. Бүгенге көндә 300гә якын комплект алырга теләүчеләр бар. Географиясе киң, төрле илләрдән: Канада, АКШ, Германия, Эстония, Латвия, Литва, Италия, Бельгия, Үзбәкстан, Казакъстаннан заказлар бар.

- Бу проектны ничек үстерергә, дәвам итәргә уйлыйсыз?

- Шакмаклар сатуга чыккач, балалар белән эшләү өчен ысул-алымнарны камилләштерү үзәге ачарга уйлыйбыз. Шакмаклар һәрбер кешегә иҗади эшләү мөмкинлекләре ача. Шушы тәҗрибәне туплау проектны көндәлек кулланышка кертеп җибәрү эшен тизләтер иде.

Айгөл Әюпова балалар өчен уеннар үткәрә

Айгөл Әюпова балалар өчен уеннар үткәрә

Уку дәреслекләре, материаллары буенча кызыклы фикерләребез бар. Уку материалы буларак, юл кагыйдәләрен эшләп бетереп киләбез. Мәдрәсәдә эшләүче укытучылар өчен уку материаллары әзерләнә. Әлегә балалар бакчасында, мәктәптә шакмаклар белән эшләү мөмкинлекләрен Арча районы мәгариф бүлеге белән сөйләшүләр алып барабыз. Район җитәкчелегенең дә телебезгә карата игътибарлы булуы, бу өлкәдә күп эшләр башкарылуы бездә зур өметләр уята.

- Сезнеңчә, хәзерге вакытта татар теле үсеше өчен ниләр кирәк? Нинди продукция җитми?

- Бүгенге көндә татар теленә кагылышлы мәгълүмат чагыштырмача күп, сайлау мөмкинчелеге дә бар. Аеруча интернет челтәрендә, электрон вариантларда. Алар тагын да күп һәм төрледән-төрле булырга тиеш, минемчә. Әти-әниләр, балалар өчен фәнни-популяр әдәбият кирәклеге сизелә. Кибет киштәләрендә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гыйбадулла Алпаров, Ибраһим Гази, Тәүзих Ибраһимовларның телебезгә кагылышлы китаплары булса иде. Халкыбызның тарихын белмәгән кебек, тел тарихын да белмибез бит.

Яшьләргә килгәндә, минемчә, татар телендә уздырыла торган чаралар күбрәк булыга тиеш. Бу чаралар күбесенчә яңадан-яңа форматта уздырылса, яшьләр телебез белән күбрәк кызыксыныр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG