Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Әнкара үзәгендә шартлауда һәлак булучылар бар


Әнкара үзәгендәге шартлауда ким дигәндә 27 кеше һәлак булган, 75е яраланган.

Якшәмбе көнне кич белән Төркия башкаласы Әнкара шәһәре үзәгендәге шартлауда ким дигәндә 27 кеше һәлак булган, 75е яраланган. Бу хакта Төркия хакимияте белдерә. Шартлау шәһәрнең төп мәйданы тирәсендә Ататөрек бульвары паркы янында автобуслар тукталышында булган. NTV төрек телеканалы хәбәр итүенчә, анда мина куелган машина шартлаган булуы мөмкин.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутуглы хөкүмәтнең гадәттән тыш утырышын җыйды.

Әле өч атна элек кенә Әнкарада хәрбиләр автобусына һөҗүм ясалган иде. Ул вакытта барлыгы 29 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG