Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада террор гамәле артында Русия була аламы?


Анкарада 17 февраль шартлавында 28 кеше, күпчелеге хәрбиләр һәлак булды
Анкарада 17 февраль шартлавында 28 кеше, күпчелеге хәрбиләр һәлак булды

Әнкараның иң сакланган урамында булган шартлауда көрдләр гаепләнсә дә, аларның артында Русия тора ала, дигән фаразлар бар.

Җомга көнне Әнкарада 28 кешегә җеназа укылды. 17 февральдә башкалада Төркиянең Милләт мәҗлесе, Хәрби көчләрнең генераль штабы һәм башка дәүләт корылмалары урнашкан, иң сакланган урамда машинага куелган бомба шартлап 81 кеше яраланды. Һәлак булган 28 кешенең бишесе хәрби һава көчләре офицерлары, сигезе күзләү хезмәтеннән, калганнары Саклану министрлыгы хезмәткәрләре иде.

Әнкара бу террор гамәлен үзе генә тикшерә алмавыннанмы, әллә башка сәбәпләрдәнме, тышкы эшләр министрлыгына БМО Иминлек Шурасының даими биш әгъза иле (Британия, Кытай, Русия, АКШ һәм Франция) вәкилләре чакырылды. Атнакич көнне бу илләрнең тышкы эшләр министрлары урынбасарлары белән аерым очрашулар узды.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Әнкарада террор гамәле өчен җаваплылыкны Сүрия көрдләренә йөкләде. Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган террорда шикләнелеп 14 кешенең кулга алынганын белдерде.

Һөҗүмне PKK/PYD гына оештырганмы?

Берара дөньяны тетрәтеп тоткан “Ислам дәүләте” террор төркеме соңгы вакытларда ишетелми. Аның урынын көрдләр алды. Соңгы террор һөҗүмендә Әнкара үзендәге көрдләрне (PKK) һәм Сүриянең төньягындагы Көрд демократик берлеген (PYD) гаепләде.

Әнкарадан алынган күзләү хезмәте мәгълүматларына караганда, көрдләр артында башка көч бар, һәм ул көчнең Русия булганына ике дәлил китереп була.

Русия агентлыкларының Әнкарадагы һөҗүм турында хәбәрләре
Русия агентлыкларының Әнкарадагы һөҗүм турында хәбәрләре

Беренчедән, һәлак булганнарның күбесе хәрбиләр – һава көчләре офицерлары һәм күзләү хезмәткәрләре. Һәдәф итеп нәкъ алар утырган автобусның сайлануы Русия очкычының бәреп төшерелүе өчен үч алуга охшаган.

Икенчедән, Сүриядәге көрдләрне (PYD) “террорчылар” дип атау барыннан да бигрәк Русиягә файдага. Төркия Сүриягә гаскәр кертә калса, Әсадны яклаган Русия белән көрдләр һәм оппозиция тарафында булган Төркия арасында чын сугыш башланырга мөмкин. Русия мәгълүмат чаралары моны үзенә кирәк булганча сүрәтли дә башлады инде.

Русия һәм Төркия хөкүмәтләре хәлләрне сугышка җиткермәскә тырышса да, үзләренең тар мәнфәгатьләрен дә кайгыртыр өчен көч сынашып карау ысулын барыбер таба. Әнкарадан Якын Көнчыгыш белгече Тимур Әхмәтов андый ысулны "арадашчы аша сугыш" (инглизчәдән Proxy wars) дип атады. Үз мәнфәгатьләрен һәм карашларын алга сөргәндә дәүләтләр гайре рәсми һәм канунга туры килеп бетмәгән кораллы төркемнәр куллана. Мондый бәрелеш алдан әйтеп булмаслык нәтиҗәләргә һәм зур җимерелүләргә китерергә мөмкин.

Русия Тышкы эшләр министрлыгы Төркиянең Сүриягә гаскәр кертү ихтималы турында сөйләшер өчен ашыгыч рәвештә БМО Иминлек Шурасы утырышын җыярга чакырды.

XS
SM
MD
LG