Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Татарның җире булса, киләчәге дә булыр


Урмай - Чуашстандагы иң зур татар авылларының берсе

Урмай - Чуашстандагы иң зур татар авылларының берсе

Казанда V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены ачылды. Төрле төбәкләрдән килгән вәкилләрнең уртак фикере шул: җир өчен көрәш кискенләшә – татар йоклап калса, җирсез дә калачак.

Җыенда федерациянең 36 төбәгеннән 660 эшкуар катнаша. Өч көнгә сузылган програмга секцияләргә бүленеп эшләү, Теләче районына бару һәм президент Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш кергән. Башка еллардан аермалы буларак (җыен 2012 елдан бирле уза), Татарстан президенты белән очрашуны быел соңгы көнгә калдырганнар – янәсе, иң “тәмле”се күчтәнәчкә.

Татарстанда сыерга караганда дуңгыз башы күбрәк

“Казан” милли мәдәният үзәгендә узган игенчелек секциясен Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе, Чувашстан эшкуары Рәшит Сәнҗапов алып барды. Шулай ук секция барышын Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек мәсьәләре урынбасары Илдус Габдрахманов та идарә итте.

Илдус Габдрахманов

Илдус Габдрахманов

Әйтергә кирәк, министр урынбасары да, чыгыш ясаучыларның күбесе дә саф татар телендә сөйләде. Җыелган халык арасында күпчелекне Татарстаннан читтә яшәүчеләр тәшкил итсә дә, берсе дә “урысчага күчегез әле” дип үтенмәде – күрәмсең, күп кенә башка тармаклардан аермалы буларак, авыл хуҗалыгы турында татар һаман да әле үзенең ана телендә сөйләшергә тели.

Татарстан үз-үзен азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә

Габдрахманов Татарстан авыл хуҗалыгындагы хәлләрне бәян итте. Бактың исә, республикада 915 мең кеше авыл җирлегендә яши – бу Татарстан халкының якынча дүрттән бер өлеше. Мөстәкыйль дәүләт булган булса, җөмһүрият азык-төлек белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә алган булыр иде: бәрәңге дә, ит тә, сөт тә, йомырка белән шикәр дә кирәгеннән артыгы белән җитештерелә – башка төбәкләргә дә саталар. Фәкать яшелчә генә халыкның 83%ына гына җитәрлек итеп үстерелә.

Республикада барлыгы 430 авыл хуҗалыгы ширкәте бар. Шуларның 399ы отышлы, калган 31е зыянга эшли.

Терлек асрауга килгәндә, Татарстанда беренче урында дуңгызлар – 481,2 мең баш. Сыерлар саны – 366,7 мең баш, сарык белән кәҗә – 356,5 мең баш.

Татарстанда беренче урында дуңгызлар – 481,2 мең баш. Сыерлар саны – 366,7 мең баш, сарык белән кәҗә – 356,5 мең баш.

Соңгы елларда республика аграрийларын корылык борчый. “2010 елдан башлап май-июнь айларында корылык килә, шуның нәтиҗәсендә уңыш күрсәткечләре кими”, диде Габдрахманов. Әйтик, 2014 елда 3,6 млн тонна ашлык җыйган булсалар, 2015 елда нибары 3,4 млн җыя алганнар. Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары эссе һава торышыннан аеруча зур зыян күрә.

Татарстанда барлыгы 630 агроном бар. Махсус алар өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы “агроном букчасы”н уйлап тапкан. Рюкзак рәвешендә эшләнгән әлеге букчада кыр шартларында эшләр өчен бөтен нәрсә бар: туфрак термометры, навигатор, ашлыктагы дымлылыкны үлчәү җиһазы, электрон үлчәү, дигитал фотоаппарат. 2015 елда “агроном букчасы”н 300 белгечкә бушлай таратканнар.

Җир өчен көрәш кискенләшәчәк

Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе Рәшит Сәнҗапов үзенең чыгышын “Илдә хәлләр катлаулы” дигән сүзләрдән башлады:

– Алда ниләр булачагын берәү дә белми. Үзебезнең бердәмлекне, милли көчебезне саклап калырга тиешбез. Нигезебезне үстерү – төп бурычыбыз. Киләсе елларда җир өчен көрәш кискенләшә генә барачак. Шуңа күрә татар җирле халык булып калырга тиеш.

Мондый фикерне февраль аенда Казанда беренче тапкыр узган татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында Бөтендөнья татар эшкуарлары берләшмәсе башкарма мөдире Фәрит Уразаев та җиткергән иде.

Сәнҗапов авыл эшкуарларын татар милли-мәдәни оешмалары белән тыгызрак элемтәдә эшләргә чакырды. “Без алар белән бергә татар тарихын, якташларыбызның тормышын яктыртучы сайтлар эшләргә тиешбез. Ул сайтларда төрле малларны сата алабыз. Чуашстанда мондый тәҗрибә бар. Бездән үрнәк алыгыз”, диде ул.

“Гади эшченең кадерен белик!”

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән эшкуарларның һәркайсы үзенең тәҗрибәсе турында сөйләде. Әйтик, Волгоград өлкәсенең Лятошинка авылыннан килгән Шәфкать Юналиев “без 250 һектар җирдә карбыз үстерәбез” дип сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан халкы "безнең карбызны яратып сатып ала”.

Удмуртиянең Кизвар авылында эшләүче Фәрит Халитов хуҗалыгы ел саен 7 миллион сумлык азык-төлек сата. “Бәрәңгебез авыр китә, чөнки Татарстанда бәрәңгене күп үстерәләр – безгә үзебезнекен сату нык авыр” дип зарланып та куйды ул.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы башлыгы Рафаэль Ильясов үзе яшәгән җирлек турында сөйләде: район халкының 68%ын татарлар тәшкил итә. Районда 17 татар авылында 8 мең татар һәм 24 урыс авылында 2,5 мең урыс яши. Ягъни татар авыллары урысныкы кебек бетмәгән, җиңел булмаса да, яши. “Авыл хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы – 9 мең сум” диде Ильясов.

Уңыш җыю эшләре бетүгә авыл халкы казылык тутырырга керешә. Казы сатып та акча эшлиләр.

Аның якташы, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Сафаҗәй авылыннан килгән эшкуар Шамил Нуриманов үз авылы хакында сөйләде. 2 меңнән артык кеше яши. 5 мәчете бар. Мәктәпкә – 200 бала, балалар бакчасына 65 сабый йөри. Уңыш җыю эшләре бетүгә авыл халкы казылык тутырырга керешә. Казы сатып та акча эшлиләр.

“Без бай яшибез. Халык сыер итен Мәскәүгә дә, Түбән Новгородка да илтеп сата. Керем начар түгел. Соңгы берничә елда шәхсән үзем хуҗалыгымда эшләгән 50-60 кешене шифаханәгә 10-көнлек ялга җибәрә башладым. Тракторның моторы ватылса, аны ремонтлауга 500 мең сум жәлләмибез, ә җирдә эшләүче кешеләребезгә игътибар юк. Татар үзен үзе карамаса, беркемгә дә кирәкми. Ә авылыбыз бетсә, татар да бетә. Шуңа күрә, эшли торган кешеләребезне кайгыртыйк!” дип сөйләде Нуриманов.

Татар үзен үзе карамаса, беркемгә дә кирәкми

Аның фикерен Омск өлкәсеннән килгән Шәйхулла Барыев та дәвам итте:

– Русиянең Европа өлешендә татарлар начар яшәми. Ә менә Себер ягындагы милләттәшләребезнең көндәлек тормышын күреп йөрәк әрни. Әле шулай да, СССР таркалганнан соң, татар авыллары таралмады, урысныкында исә фәкать олы яшьтәгеләр генә калды. Мәктәпләрендә, булса, 16 урыс баласы укый, шуңа да карамастан, 15 чакрым ераклыктагы татар авылыннан 67 татар баласын мәҗбүр итеп шул мәктәпкә автобуста йөртәләр. Бу дөресме? Татарстан менә шуңа игътибар итсен иде!

V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының игенчелек секциясе

V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының игенчелек секциясе

Күренеп тора: җыенга килгәннәрнең күпчелеге – яшәгән җирлекләренең төп таянычы. Әйтик, Мари Илендә эшләүче Гадел Әхәтов бертуган абыйсы белән 13 мең һектар җирдә арыш, бодай, борчак үстерә. 1200 баш сыер тоталар, шуларның 485е – савым сыерлары. Атлар да асрыйлар. Сыер саучының айлык хезмәт хакы – 18-20 мең сум. Узган ел Әхәтовлар 150 миллион сумлык азык-төлек җитештергән, 20 миллион сумлык керем алган. Кыскасы, туып үскән җирләренә хуҗа булып, халыкка эш тә бирәләр, авылларын да яшәтәләр. Әхәтов сүзләренчә, Русиядә башланган икътисади авырлыклар аларга ярдәм генә итә: "халык үзебездә җитештерелгән азык-төлекне күбрәк сатып ала башлады, керемебез артты", ди ул.

Киләсе адым: аягында нык басып тора торган татар эшкуарларын авылдагы милли рухны үстерүгә җәлеп итү. Бу мәсьәлә V Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының резолюциясенә дә кертелде: документта “милли белем бирү системын саклап калу һәм үстерү максатыннан татар авылларындагы бизнес-җәмәгатьчелеген авыл җирлекләрендәге белем бирү оешмаларын үз канаты астына алырга өндәргә” дигән пункт бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG