Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

"Себертатар авылларында очкыч килеп төшмәсен дип дога укыйбыз"


Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы авылларда татар теле укытылса, атнага бер керә, электр тәүлегенә 8 сәгать кенә бирелә, ә очкычларны атлар белән өстериләр. Бу хакта шул якларда туып үскән журналист Наилә Сафиуллина сөйләде.

Наилә Сафиуллина – Төмән өлкәсендә чыгучы "Яңарыш" газеты журналисты. 1990 елларда "Дусларга сукмак" тапшыруында һәм "Яңарышта" үткен телле язмалардан соң тәмам мескен хәлгә калган себертатар авыллары җирле хөкүмәтнең игътибар үзәгенә эләгә: юлларны карый башлыйлар, электр станцияләрен төзәтәләр, мәктәпләрне төзекләндерәләр. Берара өлкәдә "Сазлыклар арасындагы авылларга ярдәм" програмы да эшләп ала, әмма бу програм хәзер туктап калган. Сафиуллина үзе дә сазлыклар арасында урнашкан Янгутум авылында туып үскән кеше буларак, себертатар холкын, саз ягы авылларындагы яшәешне яхшы белә. "Авыл халкы түзем. Нык авыр булса да, зарланмый", ди ул.

Татар телен укыту бик зәгыйфь

2010 ел җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: Төмән өлкәсендә 240 мең татар гомер итә. Татарларның күпләп яшәгән районнары – Яркәү, Түбән Тәүде, Тубыл, Уват, Вагай районнары. Авыл мәктәпләрендә татар теле укытыла. Әмма Наилә Сафиуллина сүзләренчә, укыту сыйфаты бик зәгыйфь:

Наилә Сафиуллина

Наилә Сафиуллина

– Беренчедән, күп кенә мәктәпләрдә ана теле дәресләре атнага бер генә тапкыр керә. Анысы да факультатив рәвешендә. Икенчедән, татар теле бишенче сыйныфтан гына укытыла башлый. Күп кенә ата-аналар моңа ризасызлык белдерә, әлбәттә, әмма мәгариф системында үзгәрешләр һаман юк. Ана теле булгач, аны бит Әлифбадан укый башларга кирәк. Ә безнең балалар мәктәпкә керү белән урыс телен генә өйрәнә.

Төмәнгә якынлашкан саен татар авылларында балалар урысча күбрәк сөйләшә

Наилә Сафиуллина үзе дә – себертатар авылында үсеп, урта белемне тулысы белән әдәби татар телендә алган кеше. Аның фикеренчә, себертатар балалары гаиләдә себертатарча сөйләшеп, мәктәптә әдәби татар телен өйрәнсә, җирле сөйләм үзенчәлекләрен дә, Казан телен дә үзләштереп үсәчәк. Тик хәзер себертатар теленә дә, әдәби телгә дә урыс теле аяк чала. "Төмәнгә якынлашкан саен татар авылларында балалар урысча күбрәк сөйләшә", ди ул.

Аның сүзләрен Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова куәтли:

– Совет чорында Төмән өлкәсендә тулыканлы татар мәгариф системы оешкан иде. Ул бик уңышлы гына эшләп килде. Мәктәпләр Казаннан әдәби татар телен өйрәтә торган дәреслекләр алып торды. Төмәннең үзендә татар теле укытучылары әзерләнде. Хәзер ул бүлек инде юк. Ә китаплар һәм әсбаплар белән тәэмин итү системы торгызылган булса да, элеккеге кебек һәрбер авыл китапханәсен дә колачлый алмый. 2014 елда Себердә үткәргән тикшерүләребез әнә шундый нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә.

Суны боз эретеп эчәләр

Наилә Сафиуллинаның туган авылы Янгутум Тубыл районында урнашкан. Хәзер анда нибары 67 кеше гомер итә.

Саз ягы авылларына җирдән кышын гына барып җитеп була

Саз ягы авылларына җирдән кышын гына барып җитеп була

– Әле мин укыганда ук дүртенче сыйныфтан соң Лаемтамак авылына барып укый идек. Ул якларда хәзер дә юллар юк. Ә без үскәндә Янгутумнан Лаемтамакка елга буйлап 120 чакрым кул көймәсендә ишкәкләп өчәр тәүлек төшә идек. Өйгә фәкать җәйге һәм кышкы каникулга гына кайта идек. Ул заманда һәрбер гаиләдә 8-10ар бала. Шуңа күп кеше балаларыннан аерылмас өчен Лаемтамакка күченде, дип сөйли Наилә ханым.

Лаемтамак авыл җирлегенә биш авыл керә. Лаемтамакта почта бүлеге, медпункт, хакимият һәм мәдәният йортлары, кибет бар. Калган дүрт авылда боларның берсе дә юк.

Утны 8:00-12:00 һәм 20:00-0:00дә генә бирәләр

Утны иртәнге сәгать 8дән көндезге 12гә кадәр һәм кояш баеганнан алып төнге 12гә кадәр генә бирәләр. Икмәкне халык үзе пешерә. Аның өчен һәрбер йортта махсус урам мичләре бар. Җәй көне эчә торган суны елгадан алалар. Кышын исә боз астында калган суның тәме бозыла, шуңа күрә авыл халкы бозны кисеп алып, аны махсус сәкеләргә урнаштырып эретә.

Авыл халкы мүк җиләге җыя

Авыл халкы мүк җиләге җыя

Эшкә килгәндә, халыкны элек-электән күл белән урман "туендырган". Хәзер дә балык һәм мүк җиләге сатып көн күрәләр. Бер гаилә елына 2 тонна мүк җиләге җыя алса, яхшы санала. Килограммын 150 сумнан саталар.

Ә менә балык тоту соңгы елларда нык авырлашкан. Җирле хакимият күлләрне арендага бирә икән. Арендага алган хуҗа исә күлдә балык тотарга рөхсәт итми. Нәтиҗәдә авыл халкы төп керем чыганагы булган күлдән мәхрүм.

Тубыл һава аланының очу-утыру юлы (http://igorek91.livejournal.com/19314.html фотосы)

Тубыл һава аланының очу-утыру юлы (http://igorek91.livejournal.com/19314.html фотосы)

– Саз ягы авылларын кайгыртып махсус дәүләт програмнары эшләнде. Шул програмнар нигезендә кыш көне юллар чистартылып тора, электр утын да хәзер төнлә генә түгел, көннең беренче яртысында да бирә башладылар. Кибеткә ризыклар кайтартыла. Халык онны бер еллык итеп сатып ала - ел дәвамында шушы оннан икмәк пешереп ашый, – ди Наилә Сафиуллина. – Иң куркытканы – очкычлар. Тубылдан саз ягы авылларына Ан-2 очкычлары моннан берничә ел элек яңадан оча башлады. Бер якка билет бәясе – 350 сум. Җәй көне авылларга йә һавадан, йә су юллары белән генә кайтып була. Очкыч атнага бер оча, әмма аларга утыру бик куркыныч. Шалтыр-былтыр итеп очалар, барып төшкәч очып китә алмыйча утыралар – атлар белән өстериләр. Иртәме-соңмы һәлакәт булуы бар – авыл халкы дога укып оча инде, кая китсеннәр.

Казан татарларын басып алган чалдуннар

2015 елда Төмән өлкәсендә себертатар милли-мәдәни мохтарияте оешты. Аңа кадәр себертатар теленә аерым ЮНЕСКО коды бирелде. "Төмән өлкәсендә татар халкы бердәмме?" дигән сорауга Наилә Сафиуллина "Татар кайда булса да, аерылырга тора инде ул, шулай да, нигездә, татар кешесе үзен татар дип саный" дип җавап бирде.

Вәчир авылы мәчете

Вәчир авылы мәчете

– Мин килен булып Түбән Тәүде районы Ахман авылына килеп төштем. Бу - Казан татарлары авылы. Кайнанама кергән бөтен күрше дә "Менә чалдун алгансыз икән", дип сөйләшә. Башта аңламадым, аннары гына төшендем: сүз минем турыда бара икән бит. Гарьләндем. Айлы бер төндә тышка чыктым да айга карап "Ходаем! Шушы авылны чалдун басып алсын", дидем. Сүзем кабул булды: тора-бара Ахмандагы һәрбер йортка килен-кияү булып себер татарлары килде, – дип сөйли Наилә Сафиуллина. – Үзем шушы аермага беркайчан да игътибар итмәдем. Балаларым Төмәндә туып, урыс мәктәбендә укыса да, икесен дә татарча сөйләшергә дә, язарга дә өйрәттем. Оныкларым белән дә фәкать татарча гына сөйләшәм.

Наилә ханым тагын бер проблемны телгә алды: берничә авылда халык үз көче белән салган мәчетләрне терки алмый интегә икән. Имеш, документлары дөрес түгел. Шулай да биналар рәсми рәвештә ачылмаган булса да, мәчеткә йөреп, җәмәгать белән бергә намаз укыйлар – әзер булган килеш мәчет буш тора алмый бит инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG