Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә татар көрәшенә үсәр шартлар юк


Көрәш барышы
Көрәш барышы

7 ноябрьдә татар көрәше буенча Төмән өлкәсе ачык беренчелеге үтте. Ул Русия батыры Раушан Абдуллин истәлегенә багышланды.

Татар көрәше буенча ел саен өлкә конгрессы оештырган бу ярышлар яшьләргә берникадәр милли спорт төре белән шөгыльләнергә этәргеч булып тора. Алай да хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.

“Өлкәдә татар көрәше федерациясе булдыру өчен берничә секция эшләргә тиеш. Әлегә без шул юнәлештә эшлибез генә. Анысы да грек-рим көрәше секцияләрендә йөрүчеләргә өстәмә күнегүләр итеп кенә алып барыла. Бүгенге көндә шәһәрнең мин эшли торган “Прибой” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Каскара, Индрәй, Богандинка касабаларында, Тубыл шәһәрендә татар көрәшенә игътибар артты, - дип сөйләде өлкәдә танылган көрәш остазы Габделхак Миңнебаев. – Мин Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә дә татар-башкорт көрәше түгәрәген алып барам. Улым Алмаз да бу юнәлештә эш алып бара. Русия күләмендәге ярышларда җиңеп кайтабыз, бу беренчелектән соң ук яшүсмерләр Пермьгә “Урал кубогы” ярышларына киттеләр. Хәзер шунысы яхшы: татар көрәшенә күп әһәмият бирәләр, Универсидада аның белән бөтен дөнья халкы танышты, “Спорт остасы” исеме дә бирелә башлады, балаларга да бу спорт төре ошый.

Русия күләмендәге федераль авыл Сабантуйларында катнашабыз һәм сынатмыйбыз. Тик монда Татарстанның ярдәме зур, төбәкләрдә хәлләр авыр. Безгә татар көрәше белән генә шөгыльләнергә аерым зал, финанслау юк. Әле “Прибой” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчеләренә рәхмәт, алар каршы килмиләр. Конгресстан Ринат Насыйров ярдәм итә”.

Өлкәбез батырлары арасында татар егетләре дә бар. Алар: “Без көрәш белән бик теләп шөгыльләнәбез. Чөнки ул милләтебез белән дә бәйле бит. Сабантуйларда үз батырларыбыз булсын иде. Алайса гел башка милләт вәкилләре иң зур исемне ала. Моның өчен авылларда да татар көрәшен өйрәтергә кирәк. Ил, Европа, дөньякүләм ярышлар үткәрелсә, гел татар көрәше буенча гына осталыгымны арттырыр идем”, дигән фикерләрен белдерделәр. Аларның халкыбызның батыр уллары булырга омтылулары горурланырлык, әлбәттә.

Арангуловлар һәм Абдуллиннар җиңүчеләр белән
Арангуловлар һәм Абдуллиннар җиңүчеләр белән

Бала вакытыннан ук спорт белән дус булган өлкә Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров болай дип сөйләде:

- Көрәш бүгенге көндә энтузиастлар кул астында гына милли спорт төре буларак алып барыла. Аны рәсми спорт төре итеп Русия спорт һәм туризм министрлыгы кабул итеп, ярышлар исемлеге булырга тиеш. Әлегә без Сабантуйларда, Татарстан оештырган бәйгеләрдә генә катнашып йөрибез. Аның киләчәге бар, әлбәттә.

Өч батыр тәрбияләп үстерүче Илшат Шәрипов бала чагында Индрәй авылында спорт төре белән ныклап шөгыльләнә торган түгәрәкләр булмавына борчыла. “Шулкадәр нык ярата идем мин спортны, - ди ул. – Ныклы остаз янәшәсендә ил, дөнья бәйгеләренә дә чыгар идем. Хәзер малайларны рәхәтләнеп грек-рим көрәше секциясенә йөртәм. Спорт остасы булырга насыйп булсын аларга. Остазлары Тимур Сәгыйдуллинга төрле яктан булышырга тырышам. Сабантуйларда Татарстан егетләренең көрәшүләрен сокланып күзәтәм. Малайлар да хәзер һәр Сабантуйда урынсыз калмыйлар. Олысы Руслан – студент, уртанчысы Альберт – 9нчы сыйныф укучысы, ә кечесе Артур балалар бакчасына йөри. Көрәш ул характерны ныгыта, тормышта үзеңне табарга булыша”.

Оештыручылар һәм батырлар
Оештыручылар һәм батырлар

XS
SM
MD
LG