Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростовта Boeing очкычы казасында 62 кеше һәлак булган


Ростов һава аланында психологлар корбаннарның туганнарын юата
Ростов һава аланында психологлар корбаннарның туганнарын юата

Казаның ихтимал сәбәпләре начар һава торышы, пилот хатасы йә очкычның техник җитешсезлеге булырга мөмкин диелә.

Flydubai ширкәтенең Дубайдан Дондагы Ростов шәһәренә килүче Boeing 737-800 очкычы шимбә көн иртәнге 3 сәгать 30 минутта Ростов һава аланына утырырга тырышканда төшү урынына берничә йөз метр кала җиргә килеп төшкән.

Очкычтагы 62 кеше – 55 юлчы һәм экипажның 7 әгъзасы – барысы да һәлак булган. Юлчыларның күбесе Русия ватандашлары, туристлар булган.

Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны

Казаның ихтимал сәбәпләре начар һава торышы (көчле җил), пилот хатасы йә очкычның техник җитешсезлеге булырга мөмкин диелә.

Очкыч 1 сәгать 30 минутта төшәргә тиеш булган, ләкин пилотлар аны утырта алмаган һәм ягулыкны яндырыр өчен ике сәгать һавада очып йөргән.

Видео: очкычның соңгы сәгатьләре:

Якшәмбе Ростов өлкәсендә матәм көне игълан ителде.

XS
SM
MD
LG