Accessibility links

Казанда "Нәни принц" татар телендә сәхнәләштерелде


Казанда "Кечкенә принц" әсәре татар телендә сәхнәләштерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

20 мартта Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында эшләүче “Нур” татар балалар театр студиясе язучы Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” лирик әкиятен тәкъдим итте. Төп рольләрне Казан мәктәпләрендә укучы балалар башкара. Тамашачылар да малайлар-кызлар һәм аларның ата-аналары иде.

"Нәни принц" балаларның уку елына йомгак буларак тәкъдим ителде. Бу театраль сезонда “Нур” студиясе Экзюпериның үлеме алдыннан иҗат иткән һәм үзе үк иллюстрацияләгән, башка бер әсәргә дә охшамаган акыллы һәм кешелекле фәлсәфи әкиятен сайлады”, дип сөйләде проект җитәкчесе, Казан театр училищесы укытучысы Адилә Хәйбуллина.

“Нәни принц” – олылар өчен спектакль моделендә куелган балалар әкияте. Олылар өчен, диелсә дә, залда балалар шактый иде. Тамашачы арасында Австралиядә яшәүче улы Нариман белән Булат Ишмөхәммәтов, кызы Әнҗе белән җырчы Мубай, улы Ризаетдин белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, башка күренекле шәхесләр һәм журналистлар күренде.

Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, “Нур” балалар театр студиясен оештыруның төп максаты – милли театрлар өчен тамашачы тәрбияләү, үз мәдәниятен яраткан, тоя белгән, аңлаган һәм төрле өлкәләрдә иҗади хезмәткә әзер балалар тәрбияләү булып тора.

"Нәни принц" илче булырга хыяллана

Төп рольдә уйнаган10 яшьлек Азамат Зәйнуллинның үскәч актер түгел, ә илче буласы килә. Татарча камил сөйләшкән бала рус мәктәбендә укый икән. Азатлык радиосы “Татарча каян өйрәндең?” дип сорагач, “Өйдә татарча сөйләшәбез, – диде. – Әтием, әнием – бөтенесе дә татар”, дип тә өстәде әле.

Тамашаның максаты – кешелекнең мәңгелек хәзинәләре турында балалар белән җитди диалог төзү. Спектакльнең үзенчәлеге – балалар өчен балаларга уйнау. Бу әсәрнең төп фикерен ачык һәм җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә, чөнки пьессаның геройлары һәм тамашачы бер телдә сөйләшә.

Әсәрне татар теленә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев тәрҗемә иткән булган. Ул да тамаша кылырга килгән иде. Язучы 1975 елда тәрҗемә ителгән әсәрнең балалар тарафыннан яңача ачылуын әйтте.

"Нәни принц" – "Нур" студиясенең дүртенче премьерасы

“Нур” студиясе 2012 елның гыйнварында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге инициативасы белән оештырылды. Дүрт ел дәвамында балалар студиясенә йөрүче нәни артистлар Камал театры сәхнәсендә куелган “Мулла”, “Хан кызы Турандык”, “Минем исемем Кызыл” спектакльләрендә катнашып үзләрен танытырга өлгерде һәм уңышларга иреште. “Нур” татар балалар театр студиясендә 7-12 яшьлек татар телен белгән балалар шөгыльләнә. Уку процессы берничә юнәлештә оештырыла: актерлык осталыгы, хореография, ансамбль. Ел дәвамында укучылар белән нәтиҗә эше буларак спектакль куела.

“Бүген Казанда рус телендә белем бирүче театраль мәктәпләр күп. Ә без татар балалар театр студиясен оештыруны үзебезнең бурычыбыз итеп санадык. Студиядә республиканың күренекле артистлары һәм әйдәп баручы театраль уку йортлары педагоглары укыта”, ди Бикчәнтәев.

XS
SM
MD
LG