Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Чечня чигендә машинасы яндырылган Башир Плиевка яңасын алырга акча җыйды


Журналистларның бәйсез һөнәр берлеге Ингушетиядән Чечняга журналистларны алып барганда һөҗүмгә дучар булган Башир Плиевка яңа машина алырга акча җыйды.

Төньяк Кавказда эшләгән бер төркем журналистларга 9 март булган һөҗүмдә аларны Ингушетиядән Чечняга алып барган машина йөртүчесе Башир Плиевка да һөҗүм булды, машинасы яндырылды. Журналистларның бәйсез һөнәр берлеге helpbashir.org сәхифәсендә яңа машинага җитәрлек акча җыелды, дип белдерде. Хәбәр язылганда машинага 1.5 миллионнан артык сум акча җыелган иде.

9 март Чечня белән чик буена якынлашканда машинаны корал тоткан кешеләр туктатты. Иң зур зыян машина йөртүчесенә булды, чөнки ул һөҗүм итүчеләр таләп иткәнчә машина ишекләрен ачмады. Тәрәзәләрне ватып кереп алар машина эчендәге журналистларны өстерәп төшереп кыйнады. Башир Плиевның баш мие селкенгән, куллары, аяклары һәм кабыргалары сынган.

Машинасын кредитка алган Плиев өчен автобуста кешеләрне йөртү гаиләнең бердәнбер табышы иде. Журналистлар аның һөҗүмнең иң авыр өлешен үз өстенә алып аларның сәламәтлеген саклап калуы өчен уртача бәядәге кулланган бер машина алып бирүне максат итеп куйды. Акча бер атнадан да азрак вакыт эчендә җыелды.

XS
SM
MD
LG