Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" яшьләре иң чибәр татар кызын сайлады


Бәйгедә җиңүче Лиана Гайнетдинова
Бәйгедә җиңүче Лиана Гайнетдинова

Ижауның "Иман" татар яшьләре берлеге быел бишенче тапкыр татар кызлары арасында иң чибәр, иң уңган, булган кызны сайлады. Ул – Удмурт дәүләт университетының юридик факультетында укучы Лиана Гайнетдинова.

Беренче турга бәйгедә катнашырга теләп 30 чибәр кыз килгән. Сайлап алу турын 12се узган. Өч ай дәвамында алар төрле остаханәләрдә төрле һөнәрләр үзләштергән – ипи пешерергә өйрәнгән, сәйлән белән калфак һәм изү чиккән, бизәнү-буяну нечкәлекләренә ия булган, татар теле дәресләрендә туган телдә сөйләшүен шомарткан, җыр-бию буенча осталыгын арттырган, фотосессиядә катнашкан.

“Быел бәйгегә килгән кызлар бик җитдиләр, үткән еллардагы катнашучылардан бик аерылып торалар, аларны хәтта репетицияләргә җыю да бик кыен булды, шуңа да без кич бик соң очраштык. Быел бик көчле, өлгер кызлар җыелды, һәркайсысы мин җиңүче булам дип тырыша”, дип уртаклашты инде бишенче ел “Татар кызы” бәйгесенең төп оештыручысы булган Рушана Саттарова.

Быелгы бәйгедә катнашучы кызларның барысы да туган телендә иркен аралаша. Югыйсә, кызларның күбесе Ижау шәһәрендә туып үскән. Алар татар сыйныфларында белем алмаган. Әмма гаиләдә туган телдә аралашу максат итеп куелуы сәбәпле алар татарча матур сөйләшә.

Бәйгедә катнашучы кызлар
Бәйгедә катнашучы кызлар

Унике чибәр кыз – 15 яшьтән алып 24 яшькә кадәр алар. Араларында татар гимназиясенең һәм 55 санлы мәктәпнең 9нчы татар сыйныфында укучы кызлар бар. Алар - Айгөл Ахунова һәм Ләйсинә Латыпова. Яшь булуларына карамастан бик җитдиләр.

Гөлшат Хәйруллина, Наилә Яикова – медицина академиясе студентлары. Гөлшат теш табибы факультетында белем ала, Наилә булачак балалар табибы. Кызлар Татарстаннан килгән – икесе дә туган телендә бик матур сөйләшә. Икесе дә бию белән шөгыльләнә.

Ләйсән Камалетдинова – юрист, КФУда белем алган. “Татар кызы” бәйгеләрендә дуслары катнашкан, хәзер үзе дә тәвәкәлләп килгән.

Розалия Карачева – катнаш гаиләдә үскән, татар телендә аралаша, татар халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, милли ашларын бик ярата.

Гөлназ Шабаева чыгыш ясый
Гөлназ Шабаева чыгыш ясый

Гөлназ Шабаева – Ижау авыл хуҗалыгы академиясе студенткасы. Булачак икътисадчы. Бәйгегә яңа дуслар табарга, үзен сынап карарга килгән.

Лиана Гайнетдинова Удмурт дәүләт университетының юридик факультетында укый. “Татар кызы – гаиләсен ярата торган кеше булырга тиеш. Әбиләрен-бабаларын яратып, кунакка чакырып, аларны милли ризыклар белән сыйларга тиеш”, диде. Чыннан да Лиана иҗади номинациягә әзерләнгәндә бу фикерен сәхнәдә дә кулланды. Ике әбисен дә сәхнәдә күренештә катнаштырып, өчпочмак белән сыйлады.

Резедә Канәфина Ижауда туып үскән. Тимер юлы техникумында белем ала. “Татарча укымадым, телебезне гаиләдә үземнең якыннарымнан өйрәндем. Кем үз халкы белән горурлана, аның барлык гореф-гадәтләрен дә, туган телен дә үзләштерә”, дип горурланып әйтте. Киләчәктә татар гаиләсен корып, милли рухлы балалар тәрбияләргә хыяллана.

Айгөл Ахунова
Айгөл Ахунова

Рәмилә Шәфикова – кешеләр белән аралашырга ярата, аларга ярдәм итәргә тырыша. Шуңа да һөнәре итеп психологияне сайлаган. Элиза Губайдуллина, Эльза Абдуллина татар гаиләләрендә тәрбияләнгән, туган телне шулай ук гаиләдә үзләштергән.

Бәйге өч этаптан торды. Беренчесе шушындый бәйгеләргә хас булган – дефиле. Икенчесендә чибәрләр “Гаилә - бәхет ачкычы” дип аталган темага чыгыш ясады, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Әйтергә кирәк, кызлар үзләре чиккән калфак һәм изүләрдән иде. Жюри аларның кул осталыгын да бәяләде.

Эльза Гобәйдуллина
Эльза Гобәйдуллина

Өченче номинациядә кызлар төрле яктан үзләрен күрсәтте. Кемдер биеде, кемдер җыр башкарды, барысы да сәхнәләштерелгән күренешләр иде. Эльза Гобәйдуллина Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен ятлаган. Лиана Гайнетдинова 60нчы еллардагы яшьләр тормышын чагылдырган фильм төшергән һәм бүгенге яшьләрнең заман мөмкинлекләрен ачыклаган сәхнәләштерелгән күренеш белән дәвам итте чыгышын. Нәтиҗәдә “Татар кызы – 2016” бәйгесендә җиңүче итеп Ижау кызы Лиана Гайнетдинова танылды. “Мин һәр кызга үзен сынап карарга һәм җиңүче булырга телим. Мин бүген иң бәхетле кеше”, диде Лиана башына чигүле ак калфак кигергәч.

Тамашаның режиссеры Ләйлә Бәхтиярова инде шундый чаралар уздырган булган. “Кызганычка каршы, кайбер идеяләрне, уйланган алымнарны үтәп булмады. Әле бит финанс та чикле, әмма бәйгенең узуыннан канәгать. Оештыручылар белән һәрвакыт уртак тел табып, бик дус эшләдек”, диде Ләйлә.

“Беренче тапкыр Ижауга Чәкчәк бәйрәменә килгән идем. Шул вакытта "Иман" татар яшьләре белән аралашудан җылы тәэсирләр белән кайтып киттем. Бу юлы да Ижау татарлары белән сокланып утырдым. Шыгрым тулы зал, тамашачыларның, бәйгедә катнашкан кызларның татарча сөйләшүе сокландырды. “Татар кызы” бәйгесе күп кенә төбәкләрдә уза, ләкин Ижауда ул бик ихлас һәм чын татарча. Бу инде "Иман" оешмасының шундый зур чаралар оештыра алуынакилсәк, алар аякларында нык басып торалар”, диде Бөтендөнья татар яшьләре рәисе Тәбрис Яруллин.

Наилә Яикова чыгышы
Наилә Яикова чыгышы

Бәйгедә катнашкан һәр чибәр төрле номинацияләрдәге дипломнарга ия булды. Тылсымлы кыз – Элиза Гобәйдуллина, Зирәк кыз – Ләйсинә Латыпова, Нәфис кыз – Ләйсән Камалетдинова, Сәләтле кыз – Гөлшат Хәйретдинова, Әкияти кыз – Рәмилә Шәфикова, Уңган кыз – Гөлназ Шабаева, Зыялы кыз – Айгөл Ахунова, Ягымлы кыз - Резедә Канәфина, Назлы кыз – Розалия Карачева, Энҗе кыз – Наилә Яикова, Алтын кыз – Эльза Абдуллина. Эльза шулай ук тамашачы призына да лаек булды. "Татар кызы-2016" бәйгесенең җиңүчесе – Лиана Гайнетдинова.

XS
SM
MD
LG