Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

Илдар Корманов 47 миллион сум урлауда гаепләнеп 6 ел төрмәгә хөкем ителде


Илдар Корманов

Илдар Корманов

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән "Леруа Мерлен" кибетен төзегәндә канун бозуда гаепләнгән Илдар Корманов 6 ел төрмәгә хөкем ителде.

Татарстанның элекке юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар Корманов Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән 6 ел төрмәгә хөкем ителде. Аның әтисе бу карарны "канунсызлык" дип атады һәм аның "монда кабул ителмәгәнен" белдерде.

Илдар "Леруа Мерлен"га канунны читләтеп кенә ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларны "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министр җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек иткән.

2013 елда Корманов коррупциядә шикләнелә, дип игълан ителгәч хокук яклаучылар бу эшнең мәхкәмәгә барып җитәчәгенә бик ышанмады. Татарстанда әле моңа кадәр мондый зур суммалы – 47 миллионлык ришвәт белән бәйләнешле эшнең дөньяга чыкканы булмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG