Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар транспорт бәясен арттыруга ризасызлык белдерә


Казанда транспорт тарифларын арттыруга каршы урам чарасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Казанда транспорт тарифларын арттыруга каршы урам чарасы узды

Казанда җәмәгать транспорты бәясе 25 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. 26 мартта Вахитов һәйкәле каршында һәм Горький паркында бәя күтәрүгә каршы митинглар үтте.

Татарстан тариф комитеты 25 мартта шәһәр транспортында йөрү бәясен 25 сум итүне раслады. Моңа кадәр ул 20 сум иде. Транспорт картасы белән түләгән очракта юл бәясе 23 сумга төшәчәк, элек 18 сум булды. Комитет карары рәсми игълан ителеп 10 көн узгач гамәлгә керә.

Бу бәя күтәрүгә каршы шимбә көнне "Яблоко", "Прогресс фиркасе", ПАРНАС Мулланур Вахитов һәйкәле янында, ә КПРФ Горький паркында митинг үткәрде. Коммунистлар митингына 150ләп кеше җыелды. Чыгыш ясаучылар транспортка бәя күтәргән өчен тарифлар комитеты карарын да, ризалашкан өчен Казан хакимиятләрен дә сүкте.

Казаннарның кайберләре җәмәгать транспортында юл бәясен күтәрүгә кискен каршы булса, икенчеләре битарафлык күрсәтә. Юл бәясенең 25 сум булуы беренче чиратта студент һәм укучыларның кесәсенә сугачак. Азатлык җәмәгать транспортында йөрүчеләрдән бу бәя күтәрү турында фикерләрен сорашты.

Казаннар: "Транспорт бәясен төшермиләр, чөнки алар имансыз!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

"Без һәркөн университетка, өйгә, эшкә автобуста йөрибез. Санап чыгарсаң, минем үземә көненә уртача 72 сум китә", ди студент кыз. Икенче бер студент юл бәясен 20 сум итеп калдыруларын тели. "26 сумга күтәрсәләр, артыгы булачак. Түләүле җирдә укыгач, миңа икеләтә кыен. Көн саен автобуска гына 40 сум китә, тагын да артса, ничек була инде аннары?" дип аптырашта калды ул.

Олы яшьтәге ханым: “Студентларның да йөрисе бар, пенсионерлар да аз акча ала. Бүгенге бәягә яраклашкан идек инде", дип ярсып сөйләде. Автобуста баручы ике укытучы ханым шулай ук үзләренең канәгатьсезлеген белдерде: "Эш хакын арттырмыйлар, ә бәяләр бар нәрсәгә үсә. Без кечкенә халык, каршы булып нишли алабыз? Барыбызга да йөрергә кирәк, беркем дә бәягә карап тормаячак". Укытучы ханымнарның фикерен Казанга күптән түгел Алабугадан күченгән абзый дәвам итте. "Безнең хезмәт хакларына карап, 20 сумы да кыйммәт әле, ләкин халык кая барсын, йөри инде, барыбер", диде ул.

Автобуста барган ике абзый иң элек, "Без – татарларга барыбер, әллә сугыш, әллә Сабантуй", дип шаяртсалар да, алга таба бәя күтәрүгә кискен каршы икәннәрен әйттеләр.

"Гади кешенең кесәсенә суга торган әйбер. Бер тукталыш арасында кешедән бер литрлык бензин акчасын алырга ярый мени? Бу бит бер җирдә юк әйбер! Әлеге акчалар әллә кемнәрне баета, без дә саный беләбез. Бөтен нәрсәне халык өстеннән күтәрәләр. Без каршы булсак та, бәяне төшермәячәкләр, чөнки аларның иманнары юк!", диде абзыйларның берсе.

Казан транспорт ширкәтләре юл бәясен 28 сумга күтәрергә кирәк, зыянга эшлибез дигән белдерү белән чыккан иде. Аннан Казан хакимияте бәяне 26 сумга күтәрү белән ризалашты. Әмма тарифлар комитетының килештерү комиссиясе утырышында яңа бәя 25 сум итеп калдырылды.

2016 ел башында Русия транспорт министры Максим Соколов килеп туган икътисади вазгыять сәбәпле төбәкләргә автобус, троллейбус һәм трамвай чыгымнарының бер өлешен каплау өчен моңа кадәр бирелеп килгән акчаларның 2016 елда инде бирелмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәзер төбәкләрдәге хакимиятләр үзләре хәл итәргә тиеш булачак. Кайбер төбәкләрдә, аерым алганда Сочи һәм Краснодарда, транспортка ташламаларны бетерүгә каршы протестлар булып узды инде.

XS
SM
MD
LG