Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:43

Уфа татар милли-мәдәни мохтарияте җыенында ризасызлык дулкыны күтәрелде


Алдан билгеләнгән президиум

Алдан билгеләнгән президиум

Уфа татарлары милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы җәнҗаллы булды. Бер төркем вәкилләр алдан җитәкчелек төзегән исемлекне раслап утыруга каршы чыкты

Элегрәк узган конференцияләрдә башкаланың һәр районының милли-мәдәни мохтарияте бүлекчәләре үзләренең хисап-сайлау җыелышында Уфа мохтарияте конференциясенә вәкилләр сайлаган булса, монысына алдан җитәкчелек төзегән исемлекләр нигезендә җыелдылар. Президиум да конференциядә сайланмыйча, алдан билгеләнгән кешеләрнең үз урыннарын алудан гыйбарәт булды.

30нчы мартта Уфадагы “Нур” татар театрының кече залында Уфа татарлары милли-мәдәни мохтариятенең IV конференциясендә 117 вәкил катнашты.

Чара берничә кешенең тәбрикләү чыгышы белән башланды. Уфа хакимияте башлыгының мәдәният мәсьәләләре урынбасары Сынтимер Баязитов чыгыш ясап, башкалада 160тан артык милләтнең дустанә яшәвен әйтте. Уфа татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерелү дәрәҗәсе турында сөйләп, ике татар гимназиясе, өч якшәмбе мәктәбе, татар төркемнәре булган дүрт балалар бакчасы эшләвен атап үтте ул.

Төп хисап чыгышын Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, башкаланың 84нче санлы татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов ясады. Ул гимназиядәге белем һәм тәрбия бирү, казанышлар, өлгереш турында сәйләде. Шаяннар клубы эшчәнлеге, балаларның “Сәләт” аланында ял итүе, укучыларның Казанга сәяхәтләре, ветераннар белән очрашулар, ягъни, мәктәп тормышына шактый тәфсилләп тукталды.

Равил Идрисов

Равил Идрисов

Мәктәп мөдире проблемнар дип ата-аналарның туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлап җиткермәүләре, телевидениедә балалар тормышын күрсәткән татарча тапшырулар булмауны атады, Русия күләмендә балалар театр студияләренең фестивален үткәрү кирәклеген күтәрде.

Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов студентларга югары белем бирү, уку йортында үткән чаралар турында сөйләде. Татар мәгарифе һәм мәдәнияте белән шөгыльләнүче аерым фәнни үзәк булдыру зарурлыгын әйтте.

Илшат Насипов

Илшат Насипов

Башкаланың 65че санлы татар гимназиясе мөдире Анфиса Галимҗанова дауку йортларының эшчәнлеге, башкарылган эшләр, белем бирүдәге өлгереш турында сөйләде.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов татар халкының сан ягыннан кимеп баруына, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм исә төрки халыкларның үзара дустанә булмауларына борчылу белдерде.

Уфа татарларының мәгарифен һәм мәдәниятен саклау фонды рәисе Наил Хәкимов башкалада милли үзәк төзү мәсьәләсен күтәрде. Аны төзү өчен җир сорап төрле бусагалар аша үтүен, Уфа хакимияте башы Ирек Ялаловка килеп җиткәч төртелеп калуын әйтте. Аның сүзләренчә, Ирек Ялалов аны дүрт ай буе кабул итми йөртә. Шуңа күрә ул 4нче апрельдә ачлык игълан итәчәген белдерде.

Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисәсе Римма Үтәшева президиумда утырган Уфа хакимияте башы урынбасары Баязит Сынтимиров белән сөйләшеп алганнан соң Наил Хәкимовны якын көннәрдә кабул итүне ышандырды.

"Башкаланың һәр районы саен гимназияләребез булырга тиеш"

Чарада иң каты чыгышны математика фәннәре докторы Марат Рамазанов ясады: “Уфада 400 меңнән артык татар яши. Ә аларның нибары ике гимназиясе бар. Якшәмбе мәктәбен мисал итеп китерәләр. Ә бит якшәмбе мәктәпләренең бурычы башка. Алар диаспора булып яшәгән, азчылыкны тәшкил иткән халыклар өчен кирәк. Ял көннәрендә килеп үз телләрен өйрәнү өчен. Ә безнең башкаланың һәр районы саен гимназияләребез булырга тиеш. Булганнары да күз буяу өчен генә. Чөнки аларда атнасына берничә сәгать кенә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Башкорт гимназияләре арасында башлангыч сыйныфларны тулысынча туган телдә укытканнары бар. Телевидениедә татарча тапшырулар юк. Тел статусы һаман да хәл ителми. Хәзер без аны күтәреп тә тормый башладык. Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисенең чыгышы бары тик үзе җитәкчелек иткән мәктәп турында гына булды. Ул 2012нче елда узган өченче конференциядән соң оешманың нинди эшләр башкаруын сөйләмәде. Мин мохтариятнең эшчәнлеген канәгатьләнерлек түгел дип саныйм.”

Мохтарият шурасы эшчәнлеген бәяләүне тавышка куйгач, канәгатсезләр саны 117 вәкил арасында 15 кенә кеше булып чыкты.

Чарада иң каршылыклы мәсьәлә 9 апрельдә узачак Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарите конференциясенә вәкилләр сайлау булды. Алдан әзерләнгән 75 кеше кергән исемлек укып ишеттерелде. Залда ризасызлар тавыш куптарды.

Башкортстан татар итимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов: “Без Уфада татар мәктәпләре ачу өчен көрәштек, шушы “Нур” театрын ачу да безнең көрәш җимеше булды. Кадерле Имаметдинов Совет мәйданында Айдар Хәлим белән ачлык игълан итте. Ә сез шундый кешеләрне делегат итүдән куркасыз.”

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева Рамил Хөсәеновны уңай башлангычларны җимерүче куркыныч кеше дип атады. Өстәмә вәкилләр сайланмаячагын белдерде. Бик озак тарткалашканнан соң өстәмә ике кешене делегат итеп сайларга дигән карарга киленде. Ул өстәмә сайланган вәкилләр Марат Рамазанов һәм Рамил Хөсәенов.

Конференция ахырында 15 кешедән торган яңа шура сайланды, Карар кабул ителде. Анда “Китап” нәшриятында һәм Башкортстан телевидениесендә татар редакциясе булдыру, “Нур” театры каршында Сәхибҗамал Волжскаяга һәйкәл кую, мәгариф хезмәткәрләренә федераль дәрәҗәдәге мактаулы исемнәрне башка милләтләр белән тигез бирү кебек мәсьәләләре кергән.

Чара тәмамланганнан соң делегатларга мәдәни чара тәкъдим ителде. Анда Башкортстан педагогия университеты студентлары, 84нче һәм 65нче санлы татар гимназияләре укучылары чыгыш ясады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG